Кечкенә авыл һәм поселоклар өчен производство яшәешне аңлата. Кая ул бар – халык яши. Илнең светотехник отраселе авыр Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда аякка баса башлады. Шул вакыт Мордовия индустриаль мәйдан дип сайланды да. 1965 елдан эшли башлаган ОАО «Кадошкинский электротехнический завод»ы продукцияләре бүген дә Калининградтан Владивостокка кадәр билгеле. КЭТЗда 524 кеше хезмәт итә. Ул - цех эшчеләре, администрация, инженерлар, конструкторлар... Алар арасында татар милләтле кешеләребез байтак. Шуларның берничәсе турында сүз барыр.
АО «КЭТЗ» (АО «Кадошкинский электротехнический завод»)ның төп байлыгы - эшчеләре. Алар өчен завод чын-чыннан туган йортка әйләнгән; эшләре бурыч кына түгел, ә гомерлек хезмәт булган. Иң яхшы бригадаларның берсе - пускорегулирующий аппаратлар җыючы слесарь-электромонтажниклар. Бригада ай саен планын 100дән артык процентка үти, югары сыйфатлы продукция чыгара. Бригадиры Валентина Ивановна Москаева иң яхшы, булдыклы, ихтирамга лаеклы эшчеләре арасында тумышы белән Инсар районы Яндовище авылыннан  Клара Айса кызы Ахметованы атый. Югары күрсәткечләре билгеләнеп бырыла, ди.
Кадошкино заводы лампочкалары Индия һәм башка илләрдә дә яна, дидек. Бу уңышларда милләттәшләребезнең керткән өлешләре зур.Озак еллар мактаулы хезмәткәрләр арасында тумышлары белән Иса (Большие Поляны) авылыннан Рәшит Шәүкәт улы Зайкин, Венера Назыйф кызы Долотказина, Рива Аббяс кызы Резакова, Римма Мехаммәтша кызы Кильдеева, Латышовкадан Рифат Амин улы Талдытов, Алсу ханым Безрукова һәм башкалар тырышып эшлиләр.
АО «Кадошкинский электротехнический завод»ының  Хезмәт ветераннары оешмасында 457 кеше. Югары класслы профессионал турында берничә сүз. Бүген 36 ел стажлы Валерий Рауф улы Долотказин 1980 елда завод проходноен беренче тапкыр үтә. Хәзер производство хөрмәтлеләренең берсе ул. Уңышлары өчен кырык ел эш стажы булган укытучысы Геннадий Алексеевич Паршуткинга рәхмәтле. Валерий Рауф улы укытучысы турында болай ди: «Нигездә, - ди ул, - зур хәреф белән язылган Мастерның урта сәләтле укучылары булмый! Белеме өчен рәхмәтлемен. Укытучының күрсәткән хезмәте укучысының үзеннән артык белүе генә түгел, укучысының инструментальщиклар коллективының традицияләрен үтәвендә дә күренә. Аларга чынлыклылык, үти торган эшеңне җиренә җиткереп башкару, аның өчен җаваплылык тәрбияләде наставнигым. Коллективтагы, элеккесендә һәм бүгенгесендә, климат  та башкалардан аермалы –  безнең участок җитәкчеләрнең һәрвакыт аерым күзәтүе астында тора». В.Р.Долотказинның Хезмәт книжкасында бары бер язу саклана - АО «Кадошкинский электротехнический завод»)ның инструменталь участогы. Башта шлифовальный микронный (төгәллелек һәм сыйфатлылык) станогында миллиметрга, йөзләгән өлешенә дә ялгышырга ярамаган участокта бар көчен хезмәтенә биреп эшли. Бүгенге техника меңнәр өлешенә кадәр төгәл булырга мөмкинлек бирә. Ун елдан артык инде Валерий Рауф улы югары сыйфатлы продукция булдыру өчен электроэрозийный станок артында стандартлар таләп иткән штампны үти. Нәтиҗәдә - югары сыйфатлы светильник җыела. Әйтеп китәргә кирәк, Долотказиннар гаиләсе - электротехниклар династиясе. Валераның әтисе Рауф Ариф улы бу заводта  инженер-конструктор булып озак еллар хезмәт итә. Сәләтле инженер, эшенә иҗади якын килә иде дип язалар җитәкчеләре истәлекләрендә. Тагы әнисе - Валентина Михайловна шул ук производствода секретарь-машинистка булып хезмәт итә. Долотказиннар династиясен Валераның тормыш иптәше Людмила Юрьевна тулыландыра. Бу династиянең хезмәт стажы 150 елга якын. Элек җырларда җырланганча- семья заводская, зур ихтирам казанган династия.
Җыю цехы слесарь-электромонтажниклар бридадасы да мактаулылар рәтендә. Тату коллективта Татьяна Кобелькова, Любовь Гришакина, Галина Селиванова, Светлана Кузенкова, Лариса Федосеева, Любовь Клешина, Татьяна Уткина, Валентина Палаткина белән бергә тумышы белән Латышовка авылыннан Надия ханым Байчурина эшли. Аларның биографияләре завод белән аерылгысыз, җилкәләрендә производствоны тоталар. Бу бригада белән завод горурлана. Бүгенге эшсезлек вакытында биредә тырыш кешеләргә урын җитә, дип белдерә бригадиры Татьяна Кобелькова. Заводта 37 яшьлекләргә кадәр 30%  яшь буын хезмәт итә.
Кадошкино электротехник заводы  кешеләре һәрвакыт эштә генә түгел, спортта да үзләрен сынатмаганнар. Предприятиядә эш һәм спорт бергә үскәннәр. Спортка багышланган чаралар һәрвакыт заводчыларның күңелләренә хуш килә. Төрле район һәм республика күләмендә йөгерү, чаңга ярышлары, футболда профессионаллар буларак түгел, ә спортны яратучылар буларак уңышларга ирешәләр.
Менә шулай тырыш татарлары белән производство яши.

Наилә Насырова