XXI гасыр тормышыбызның барлык өлкәләренә дә зур үзгәрешәр алып килде. Һәм әйтергә кирәк, ул һаман саен яңалыклары белән гаҗәпләндерә генә бара. Соңгы елларда Россия буенча биш дистәгә якын яшьләр инновацион иҗат Үзәкләре ачылды. Моны заман таләп итә, чөнки «акыллы» икътисадка балачактан яңадан-яңа технологияләрне тоемлап үскән, үз идеясен тормышка ашырырга курыкмаган чын инноваторлар кирәк. Шулай булгач, киләчәктә уйлап табучыларга һәм инженерга мәктәп елларында ук төрле технологияләрдән, бүгенге цифрлы производствадан кулланырга мөмкинчелек булырга тиеш.   Иң алдынгы ачышларга апробация үткәрү максаты белән 2014 елда Н.П. Огарёв исемендәге МГУ базасында һәм алар катнашы белән «iМолодежь» дигән яшьләр инновацион иҗат Үзәге ачыла. Үзәкнең төп максаты - балаларда техник иҗатка кызыксыну тәрбияләү, яшьләрне заманча технологияләр белән таныштыру һәм киләчәк профессиясен сайлауда ярдәм итү,  шулай ук шәхси эшмәкәрлекне үстерү. Яшьләр инновацион иҗат Үзәгендә беренче җитәкче буларак  Рафаэль Кадиев башлап җибәрә, ә күптән түгел Ксения Наумкина җитәкли башлады.
Мордовия электрон прибортөзелеш, энергосаклау һәм информацион технологияләр проектларын яклаганга, Үзәк үзенә 3 приоритет юнәлеш билгели: прибортөзелеш һәм радиоконструирование; робототехника һәм автоматизация; информацион технологияләр һәм компьютерлы графика, дизайн. Монда мәктәп укучылары өчен робот техникасы, инженер графикасы, программалаштыру буенча түгәрәкләр һәм остаханәләр эшли. Үзәккә федераль һәм республика грант акчаларына лазерлы гравер, фрезер станок, 3D-принтер һәм 3D-сканер, фрезерлар һәм токарьләр станоклары кебек заманча җиһазлар алына. Алдагы планнары – көн таләп иткән яңа төр җиһазларны укудан соң арендага бирү нәтиҗәсендә чыгымнарын каплау.
- Бүген без үз максатыбызга таба барабыз, илебез өчен кирәкле компетенцияләрне үстерәбез. Мондый үзәкләр ачылу нәтиҗәсендә яшьләр көндәшлеккә сәләтлерәк була бара һәм үз юнәлешләрендә югары урыннар яуларга мөмкин. Бездә 50 укучы шогыльлләнә. Республикабыз һәм федераль конкурсларда катнашабыз. Төп мәктәп укучылары башлангыч курс үтә,өлкән класс укучылары һәм  студентлар техник яктан чыныккан группаны тәшкил итә. Киләчәктә инженер- техник булырга теләүче кызларыбыз да бар. Биредә профессияләрен аңлы рәвештә сайларга бөтен мөмкинчелек тудырыла, - дип сөйләде Рафаэль Кадиев.
Үзәк «Эквилибриум» кечкенә инновацион предприятиядә һәрбер заказчикка кояш батареялары һәм ветрогенераторлар, мини гидроэлектростанцияләр эшләп бирәләр.
- Интернет-кибет аша белгечләребез заказ бирүчегә, кирәкле параметрлар буенча, кирәкле варианлыны ясыйлар. Бүгенгә альтернатив энергетика буенча 50 Россия компаниясенә дилер хезмәте күрсәтәбез. «Эрьзя» дигән 3D-принтер табадан төшәргә җыена, - ди Рафаэль Кадиев.

Н.Хәлил