Зөбәрҗәт - изумруд туй,  гаилә өчен зур бәйрәм. Ярты гасырдан артык (55 ел!)  иңне-иңгә куеп, кайгыны һәм шатлыкны уртак итеп, тормыш юлыннан атлау. Шундыйларнң берсе Варданян гаиләсе.
Бергә үткәргән еллар - чын байлык. Бу хәзинә ияләре - Румия белән Владимир Варданяннар. Зур тормыш юлында бер-берсенә хөрмәт, мәхәббәт саклый алганнар алар.
Румия Али кызы тумышы белән Рузаевка районы Татар Пешләсе авылындагы күпбалалы гаиләдән. Балачактан ук хезмәтне хөрмәт итеп яшәргә өйрәнгән кыз-бала 1958нчы елны урта мәктәпне тәмамлый. Тормыш биографиясен төрле эшләрдә хезмәт белән башларга туры килә аңа. Почтада да эшли. Ә 1960нчы елдан лаеклы ялга кадәр Румия Али кызы бер оешмада -  Рузаевка горторгында сатучы, завсклад булып тырышып эшли. Ә тормыш иптәше Владимир Ашотович, Армениядә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышында вафат булган. Озакламый кадерле әнисен дә югалта. Гаиләдәге бердән-бер ятим калган баланы әтисенең абыйсы гаиләсе тәрбияли. 1957нче елны Советлар Армиясе сафына, тимер юллар частенә, хезмәткә алына. Шулай ул Рузаевкага эләгә. Мотовоз машинисты булып сержант дәрәҗәсенә җитә. Хезмәтен тәмамлап туган ягына кайта ул, әмма анда эшкә урнаша алмагач, яңадан тимерюлчылар шәһәренә, Рузаевкага килә. Владимир Ашотович гомере буе тимерюл энергоучастогында мотовоз машинисты булып хөрмәтлеләр рәтенә баса.
Мәхәббәт ул киноларда һәм китапларда тормыштан алып языла. Румия Али кызы үзенең гомерлек сөйгәнен Рузаевка вокзалыннан ерак булмаган Иске базарда очрата. Шул вакыт аның горторгта эшләп йөргән чагы. Румия туташ эшләгән кибеткә дусты белән Владимир егет керә һәм курчак төсле матур, сөйкемле  кыз белән таныша. Мизгелләр эчендә бер-берсенә гашыйк булалар – язмыш, ахрысы. Бер ел бергә дуслашып эштән соң киноларга, тимерюлчылар клубына танцыларга йөргән чакта кияү белән кәләшкә әйләнеп киткәннәрен сизми дә калалар. Шулкадәр матур, зур хөрмәт һәм соклану белән аралашулары олы мәхәббәт булып кабына. Әмма юлларына киртә чыга, ул Румиянең әнисе бу дуслыкка каршы була, егетнең дә туганнары хупламый. Нәтиҗәдә мәхәббәт җиңүче буларак тантана итә.
- Нишләп Владимир диярсез? Аны белгәннәре бик тә мактый иделәр, миңа карата да бик игътибарлы булды, ихтирам белән карады. Әмма Әнием ризалашмады. Икәү сөйләшеп загска бардык та 1962 нче елның 18нче январендә мөнәсәбәтләребезне теркәдек, - дип уртаклашты Румия Али кызы.
Варданяннар ике бала тәрбияләп үстерәләр – Лида кызларын һәм Ашот улларын. Бүген дүрт оныклары: Игорь, Роксана, Руслан һәм Ольга. Барысы да бер-берсеннән ерак түгел яшиләр, әти-әниләренең зур өстәлләре артында бергә җыелышып аралашырга яраталар, уңышлары белән уртаклашалар. Шул вакыт әниләренең пәрәмәчле чәе бигърәк тәмле була!
- Румиям хөрмәт итә белә, оста хуҗабикә, бер сүз белән әйткәндә – акыллы. Мин тормыш иптәшемнән уңдым, мин бәхетле. Безнең кебек яшәсеннәр әле! Аның белән 100 ел бернинди ремонтсыз яшәргә була, - дип көлеп ала Владимир Ашотович, мөнәсәбәтләр турында сорагач.
Румия Али кызы да үзен бәхетле дип саный: эштән соңга калып килгәндә, балалары тәрбияләнгән, пешкән ашы өстәлдә, өй җыештырылган. Шундый ир турында хыялланган була да яшүсмер кыз Румия. Бернинди темага тавыш-гауга купмый. Яшьләргә үрнәк алар.
- Тормыш яме гаиләдә. Безнең өчен иң кадерлесе - гаиләбез: балаларыбыз һәм оныкларыбыз. Яшьләр бездән үрнәк алсын: гаилә коргач, тавыш чыккан саен аерылышмыйлар бит! Тормышта төрлесе була. Гомер итү - диңгез кичү, диләр бит. Ә тормышлар тормый дулкынсыз. Башны да тарак шомартмый, тормыш шомарта, - ди Румия Али кызы Варданян.

Н.Хәлил