Бүгенге көндә өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып тәбрик итү күркәм гадәткә әверелде. Юбилярлар белән очрашу вакытында төрле язмышлар, гыйбрәтле  хәлләр, моңа кадәр беркайда да ишетелмәгән зур батырлык-лар ачыла.
Әле генә Кадошкино районы Большая Поляна авылында гомер итүче Халилә Хаким кызы Нарбекова 90-яшьлек Юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне Россия президенты В.В.Путинның котлавын да алды. Гади хезмәт иясенә хөкүмәт исеменннән гади, әмма берничә юлга сыйган күңелне җилкендергеч кыйммәтле сүзләрне кабул итү - тарихи момент. Халилә Хаким кызының тормыш юлы яшьтәшләренекеннән аерылгысыз. Көчле рухлылар буыныннан. Бу гасыр кешеләре җилкәләренә авыр еллар туры килә. Язмышы аның Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы тергезү елларына үз эченә ала: гаилә мәшәкатьләре, балалар, колхоз эшләре, оныклар - тугыз дистәгә сыйдырган тормыш. Үзләре турында уйларга вакыт та булмаган буын кешеләре бар көчләрен бер «кирәк!» дигәнгә буйсынганнар: фронтка – кирәк, колхозны күтәрергә – кирәк, авылга, районга, Ватанга – кирәк! Язма героебызның алдына куйган девизы да: «Мин булмасам, кем?» дип яши. Гади кешенең гади хезмәтен олы бәяләп, Ил җитәкчесе үзе Халилә Хаким кызы Нарбековага «Рәхмәт!» әйтә.
- Шундый зур Рәхмәт сүзләрен кабул итеп алырмын дип уйламаган идем, - ди Халилә Хакимовна. – Безнең буын кешеләре рәхмәт өчен эшләмәдек тә. Балачакчан ук хезмәтебез авылыбызга, районыбызга, Мордовиягә, Россиягә кирәк дип аңлап тордык. Ундүрт яшьтән туган авылым сыерлар фермасына сөт савучы булып эшкә урнаштым. Фермада нинди авыр хезмәт! Әйе, һәрбер эштә көч, намус һәм тырышлык кирәк. Уйлап карагыз, утыз биш ел чамасы сыер саудым. Тормыш иптәшем Закарья Шакир улы да терлекче (животновод) иде. Икәү Рафик, Наилә һәм Роза балаларыбызны тәрбияләп үстердек. Җәмгыять эшләре белән дә шогыльләнергә вакыт таба идек. Җиде ел дәвамында район Советы депутатлары итеп сайландык. Исам өчен тырыштык. Безнең дәвер кешеләре үз куллары белән яңа тормыш төзеде. Авылыбыз үсте һәм нык иде, ирешкән нәтиҗәләре белән «Победа» колхозыбыз тирә-якта дан тотты. Миңа дип аталган Россия Президенты Рәхмәт сүзләре минем белән шул гасырда хезмәт иткән барча яшьтәшләремә дә багышлана дип уйлыйм. Кызганычка каршы, авылыбызда алар көннән-көн азаеп килә. Безне искә алган, хөрмәт иткән өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Халимә апа Бөек Ватан сугышы башланганда яшьүсмер кыз була. Авыр дип тормый, сыер саварга (ул вакыт әле кулда сыерларны сауганнар, соңга гына саву аппаратлары барлыкка килгән) фермага эшкә урнаша, дидек. Биш балалы зур гаиләне туендырырга кирәк бит. Сугыш белән бәхәсләшеп буламыни?! Бер ел үтеп өлгерми, аның белән унбиш Иса кызчыгын урман кисәргә – лесозаготовкага озаталар. Еракка, хәтта Пермь өлкәсенә. Андагы күргәннәрен сөйләр өчен аерым хикәя багышларга кирәктер дип уйлыйм. Бер ел урман кискәч, кызчыкларны өйләренә җибәрәләр, ә кайтырга транспорт юк. Шулай алар Пермь өлкәсеннән Большие Поляныга җәяүләп юлга чыгалар. Өйгә бит кайталар!!! Аяклары үзләре алып бара туган якларга. Шуннан соң Халимә апа туган ягыннан беркайчан беркая чыгып китмәскә дип үзенә сүз бирә. Туган яктан туйган юк, диләр. Бу чынлап та шулай. Туган авылы, мәрхәмәтле, тырыш халкы һәрвакыт ярдәмгә әзерләр, ишекләре килгән кешенең барысына да ачык. Чит җирләрдә сине кем көтә...
Халилә Хаким кызы Нарбекова, олы яшенә карамастан, оптимист ул; бүген дә алга омтылып яши. Ул тормышта шатланып яшәргә кирәк, авыр булган чакларда да алда якты көннәр килүенә ышанып торырга кирәк, ди. Төшенкелеккә бирелергә сәбәп тә юк, чөнки аның биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы. Буынын лаеклы дәвам итүчеләре бар. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Халилә апа бәхетле картлык кичерә - Роза кызы гаиләсендә яши. Янында булмаган оныклары, оныкчыклары кунакка еш килеп торалар. Мул тормышларына карап сокланасың. Бәйрәм уңаеннан Халилә апага сәламәтлек, көннәренең якты һәм тыныч булуын телибез.

Н.Насырова