Быел экология елы һәм табигатьне тагы да сакларга һәм якларга тиешбез. Белгәнебезчә, «Керпеләр яшәргә тиеш! » Бөтенроссия экологик акциясе бара. Аның кысаларынңа Мордовия мәктәпләрендә «Батарея тапшыр – керпене саклап кал» дигән акция игълан ителде һәм  көндәлек тормышта (сәгатьләрдә, пультларда) кулланылган батареяларны җыюга старт бирелде. Нигә батарея, дисезме. Чөнки чүплеккә ташланган бер батарея туфракка эләккәннән соң 20 квадрат метр җирне зарарлый. Географлар урманнар зонасында шул территориядә ике сукыр тычкан, бер керпе, берничә мең яңгыр суалчаны яши алыр иде дип саныйлар. «Призыв» дигән район газетасында  Ләмберә беренче номерлы мәктәбе балаларының «Керпеләр яшәргә тиеш!» экология акциясендә, иң активларның берсе буларак, кулланыштан чыккан батарейкалар җыюлары турында язган иделәр. Бу мәктәп укучылары барлыгы 1445 батарейка җыеп алганнар, икән. Шулай иттереп, укучылар бик күп керпе саклаганнар булып чыга. Нинди зур файда! Мәсәлән, бер батарейка авыр металлар - цинк, ртуть, кремний...  белән бер керпе яшәрлек җирлекне пычрата, димәк 1445 керпене коткарганнар дип санарга була.
Бу эштә иң активларны әйтмәсәк, дөрес булмас кебек тоела. Алар: 1 «А» сыйныф укучылары, җитәкчеләре Р.Ш. Хусаинова белән  Шәмил Бикулов, Аделина Сяфукова һәм Эмир Исякаев. 3 «Б»да Аделина Сявкаева һәм Карина Аитова (җитәкчеләре Э.Х Искандярова). 4 «Б» сыйныфында Александр Беляев, Давид Маргарян һәм Даша Митин, җитәкчеләре Е.В. Никишанина белән батарейка җыюда бик тә актив булдылар. Ә 1 «Б» классында иң күп батарейканы Иван Рубцов (җитәкчесе Г.А. Яфуняева) җыйган, 2 «А»да - Анна Шамаева (җитәкчесе В.М. Архипова),  3 «А»да - Булат Одинцов һәм Сабир Аймуранов (җитәкчеләре К.И. Карникова),  4 «А»да - Александр Станченков (җитәкчесе Е.В. Пугачева), 5 «Б»да - Лилия Солдатова (җитәкчесе К.Р. Ишкиняева) һәм 7 «Б»да - Динара Биктеева белән Карина Файсханова (җитәкчеләре А.В. Базакина) батарейкаларны җыеп, керпеләрне виртуаль үлемнән коткарганнар.
Табигать – ул чиксез хәзинә. Планетабызны, аның табигатен саклау – бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.  «Керпеләр яшәргә тиеш!» Бөтенроссия экологик акциясе ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Анда һәркем катнаша ала.