12 июнь – Россия һәм шәһәребез Көне. Ул ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән аерылгысыз. Бу көн җәмгыятьтәге бердәмлек, татулык хисләрен яңартуы белән дә әһәмиятле.
12 июнь көнне башкалада узган төрле бәйрәм чаралары арасында «Шумбрат» дигән мордва халыкларының милли фестивале бәйрәмебезне матурлады.  Мукшы һәм әрзә халыкларның хуш исләр аңкытып торган милли ашлар фестивале зур кызыксыну уятты. Тагы милли-мәдәни автономияләр һәм оешмаларның «Күпмилләтле Россия» дигән концерты барлык милләт халкының дуслыгы бәйрәме буларак та кабул ителде. Ватан бер генә. Гаиләдә һәр балага тигез караш булган кебек, безнең илебездә яшәүче халыклар да һәрберсе тигез, гадел караш һәм аны фәкать үз Ватаныңнан гына көтә аласың. Мордовия җире төрле милләт кешеләренең дус-тату торуы белән бай. Бу фестивальдә дә, моңа дәлил булурак, мукшы, әрзә, рус, азербайджанлылар, үз-бәкләр, тажиклар, украинлылар, Африка илләре студентлары һәм татарларыбыз җырлары яңгырады, биюләре сокландыргыч булды. Халыклар дуслыгы – Россия байлыгы. Россия халыклары бер-берсен аңлый, һәм без шуның белән көчле. Концерт тыңлаучыларның күңелләрен «Умырзая» ансамбле башкаруында «Гармун» җыры һәм Руслан Карабановның көчле тавышы күңелләрне тибрәтте.
Фестивальнең бер өлешендә шул теманы тулыландырган күргәзмә дә оештырылган иде. Төрле милләтләр арасында татарларыбызның мәдәни күргәзмәсе дә бар иде.
Илебезнең хезмәт сөючән күпмилләтле халкы якты, матур киләчәккә лаек. Без бергәләп куелган максатларга ирешербез, сынауларны җиңәрбез.

Наилә Насырова