Кайда гына булса да, нинди генә эшкә алынса да Рафик Айса улы Абуткин кешеләр белән уртак тел таба. Бу ирнең тышкы кыяфәтеннән үк сабыр кеше булуы күренеп тора. Үз-үзен тыныч тотуы, һәр сүзне чамалап әйтүе, уйчанлыгы да аңа ниндидер бер, ир-атларга гына хас, матурлык өсти. Аның эшләгән эшләре дә матур.
Латышовка авылы халкы 1994нче елны егерме өч яшьлек кичәге студентны, Рафик Айса улы Абуткинны, Глава итеп сайлый. Шулай биш ел җитәкче буларак зур эш башкаруы турында әйтми булдыра алмыйм. Ул туган авылы Латышовкага газ җибәртә. Авылда хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәт итеп, төрле ярдәм итү мөмкинчелекләрен таба. Аннары, замана үзгәргәч, үз бизнесын ачып җибәрә. Башлап җибәргән эше башта авырлык белән бара, вакытлар үтү белән әкрен генә, нечкәлекләрен өйрәнә-өйрәнә, тәҗрибәле эшмәкәргә әйләнә. Башлап җибәргән бизнесын көннән-көн җәелдерә бара ул. Сүзен җилгә очырмый, буш вәгъдәләр белән мавыкмый, шуңа да эшләре көйле бара, кешеләр дә аңа ышана. Гомумән, Рафик Айса улы Абуткин гомере буе мал-мөлкәт туплау максаты белән түгел, ә кешегә ярдәм итү теләге белән яши. Ул иганәчелек белән шөгыльләнеп, төзелешләр алып баруга, мәдәни чаралар үткәрүгә, авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә саллы өлеш кертә; туган авылы Латышовканың җәмәгать тормышында актив катнаша. Шулай, Латышовка авылы Главасы Римма Амин кызы Арюкова белән аралашканда аның турында гел яхшы сүзләр генә ишеттерде:
- Рафик Айсинович Абуткин әле генә Латышовка футболистларына спонсор иде. Ел саен авыл «Сабантуе»н үткәрергә финанс белән ярдәм итә, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп, Мәүлид аенда корман бугазлый, дип тезеп китте аның иганәчелек эшләре турында җитәкче. -Тагы үз тарыхын, мәдәниятын белеп, гореф-гадәтне санлап яши ул, дидем. Латышовкада гомер иткән әнисенә гел ярдәм итеп тора, сигез айлык улын әле генә сеннәткә утырткан (котлы булсын!), ике кызы турында әтиләрчә яратып гел сөйли. Шулай аның белән кыскача таныштырып китте Римма Амин кызы.
Тагы район күләмендә дә халыкка ярдәме тия Рафик Айса улының. Мәсәлән, янгыннан зыян күргән кешеләргә төзү материаллары белән ярдәм итә, электрпроводка җибәрергә дә иганәче буларак булыша, балалар бакчасына да һәм башкаларга ярдәме тия. Мондый эшләре турында район газетасы «Яңарыш»та да берничә тапкыр язылган иде.
- Эшмәкәр булып башлап җибәргән кечкенә генә бизнесың чәчәк атса, кешеләргә ярдәмең тиюдән дә рәхәт мизгел юктыр, - ди эшмәкәрРафик Айса улы Абуткин. Аның өчен үзеңне аямаска, юрганыңны үзеңә генә тартмаска, күршең, туганың, халкың, милләтеңне дә уйларга кирәк дигән фикердә ул. Рафик Айса улы - әнә шундый милли җанлы эшкуар.
Ә эшмәкәрлеге шулай башлана. Ун ел элек Кадошкино поселогында бер кечкенә генә төзү материаллары кибете ачып җибәрә. Ә бүген бу кибет - төзү материаллары супермаркеты. Көн таләп иткән кибет бик тә популяр. Чөнки биредә төзелеш өчен барлык кирәк-яраклар бар. Тагы хуҗа Р.А. Абуткин - профессиональ төзүче. Башта төзелеш белгечләре әзерли торган профучилище тәмамлый, аннары - Н.П.Огарев исемендәге университетны. Төзүче профессиясен үзләштереп башта үзенә йорт сала, ә бүген халыкка киңәше, төзергә кирәк-яраклары белән булыша. Кибеттә белгеч үзе булгач, кешеләргә кирәк-яракның тиешлесен, киңәшләре белән бергә, биреп җибәрә. Шулай ул якташлары арасында төзелеш буенча белгеч-специалист авторитетын яулый.
Төзелештә үзе төзегән кеше генә бар үзенчәлекләрен белә, замана үзгәргән саен бу өлкәдә булган таләпләрне өйрәнә. Бүгенге яңалык иртәгә искергән заманда, квартирлар дизайны да үзгәреп килә. Шуңа бүген идәнгә ламинат, иртәгә - линолиум, киләсе көнгә - паркет җәяләр. Кибеттә кирәк-яракларның теләгән ассортиментын булдыру өчен тырышырга кирәк. Ул үзе бер дә тик торырга яратмый: я складта, я кибеттә, я юлда булырга туры килә эшмәкәргә. Рафик Айса улы Абуткин төзелеш материаллары белән генә чикләнми, хуҗалыкка кирәк-яракларның барысын да кибетендә булдыра. Инде берничә тапкыр сату мәйданын да зурайтып өлгерде. Эшмәкәр буларак ун кешегә хезмәт урыны да булдырган. Игелекле кешенең игелекле гамәлләре күп аның.
Игелекле хезмәте белән халыкның абруен яулаган Рафик Айса улына якыннарыңа терәк, ышанычлы таяныч булып, эшмәкәрлек хезмәтендә уңышларга ирешеп, авылдашларының горурлыгы булып, күрше-тирәләр белән ярдәмләшеп, үзенең кыйммәтле киңәшләрен биреп исән-сау яшәргә язсын.

Наилә Насырова