Ләмберәдә 2010 елда Гюзель Фәрит кызы Ерзина шәхси эшмәкәр статусын алды һәм шуңа үкенми.
Бөтен җирдә төсле, Ләмберәдә дә мобиль телефоннар яше-карты кулында, ә кулланылышында килеп чыккан проблемалар буенча ярдәм итүче бу елларга кадәр булмаган. Мәсәлән, абонент түләү генә булса да Саранск башкалабызга чабарга туры килгән үзләренә. Көн белән бергә атларга яраткан Гюзель Фәрит кызы Ерзина, бу проблеманы чишү йөзеннән, эшмәкәрлек статусын алып, мобиль телефоннар салоны ача. Тумышы белән ул шул ук Ләмберә авылыннан. Биредәге беренче номерлы урта мәктәпне тәмамлап, Н.П.Огарев исемендәге Мордовия университетының математика факультетында белем алган. Аннары, биш ел дәвамында, мәктәптә математика фәне буенча укучыларга белем биргән. Бер карашка барлык яктан тормыш җайланып килә, ә юк - нәрсәдер эшлисе, нәрсәдер үзгәртәсе килә тормышында язма героебыз. Һәм 2004 ел башында Гюзель Фәрит кызы сатучы-консультант буларак мобиль элемтә салонына эшкә урнаша. Яңа эш, яңа мөмкинчелекләр һәм хезмәтнең яңа өлкәсе. Тырышып эшләргә өйрәнгән Гюзель Фәрит кызы салондагы булган нечкәлекләргә төшенергә тырыша, тәҗрибә туплый. Ә инде 2010 елның май аенда, тәвәккәлләп, шәхси эшмәкәр буларак регистрация үтә һәм мобиль элемтә салоны ача.
Кечкенәдән башлап киткән эше әкренләп эше үсеш таба. Ә бүген салонда клиентларга мохтаҗлык юк. Көненә ярты дистәгә якын, күбрәк тә кеше мөрәҗәгать итә. Ачылгач, өчәр йөзләп клиент белән эшләргә туры килгән, бүген - күбесендә мобиль банк-лар, шуңа алар азрак мөрәҗәгать итә башлаганнар. Барысына ярдәмне бер хезмәткәр – шәхси эшмәкәр Гюзель Фәрит кызы Ерзина күрсәтә.
- Әйе, мин берүзем эшлим, халык белән эшләргә яратканга, эшемне авыр дип санамыйм һәм яратам, ди эшмәкәр. – Миңа ярдәм сорап килгәннәрнең барысына да булышам: абонентлар белән эшлим, сим-картларны тоташтырам, түләүләрне кабул итәм, ксерокопияләр ясыйм һәм башка өлкәләрдә ярдәм күрсәтәм. Мобильэлемтә салонының эше төрле. Клиентларның да төрлесе була, аларга уртак тел табарга тырышам. Уйлаганымча, килеп чыга. Бүгенгә кисәтүләр, претензияләр алганым юк. Һәрхәлдә, бизнес эшенең беренче адымнарын башлап җибәрү җиңел эшләрдән түгел, әмма теләге булганнарга тәвәккәлләргә, көчеңне сынап карарга була. Бигрәк авыл җирендә, шәһәрдән якын урнашкан райүзәктә булса да, ярдәм һәм сервис сферасында әле күп «куыш-ниша»лар бар. Бәлкем, фотосалон, әни-әтиләре белән балалары өчен кафе, стоматологик кабинет, массаж салоннары һәм башкаларын халык бик тә үз итәр иде дип уйлыйм. Бәлкем, җирле фермер продукциясен халыкка җиткерү ноктасы, я булмаса, йорт хайваннары (сарык, куян) тиреләрен эшкәртү эшләренә заказ пункты (андыйлар Ләмберәдә күп), кәрзин үрү мастерларына эш  табылыр иде. Әмма бар эшнең дә башы бар, аны кечкенәдән башлап җибәрәсең һәм әкренләп үсеп китәсең. Әйтеп китәргә кирәк, биредә дә, һәрхәлдә, суасты ташлары җитәрлек…

Н.Хәлил