Без яшьрәк чакта, ноябрь азакларында декабрь башларында, авылда һәр шимбә-якшәмбедә сугым суела иде. Әле ел әйләнәсендә дә бу эшне башкарып була, чөнки зур суыткычлар бар.
Кар төшкәч, ноябрьдә, каз-үрдәк өмәләре үтә, инде ныклап катыргач, олы мал суела. Ул елларда суыткычлар рәтләп юк иде әле, шуңа күрә көннәрнең ныклап суытуы шарт иде. Таштан ясалган базларга башта кар тутырып туңдырырга кирәк, аннары җәй көне дә шул «холодильник»та ашамлыклар саклана иде. Эмәләргә килгәндә, күпме каз-үрдәк суюга карап, һәр хатын-кызга ике-өч баш туры килерлек итеп, үзендә дә суяр кош-корты булган күршесе, туган-тумачасы чакырыла. Эш барышында, җырның җыртыгы юк дигәндәй, «Туган авылым», «Күбәләгем»нән башлап, «Тала-тала» белән «Сарман», «Алмагачлары»н сузып, рәхәтләнеп күңел ача иделәр. Бер-беренә төрттереп төрле шаян такмаклар да җырлый иделәр. Шулай бер-берләренә кул алмаш йөргәннәр һәм бүген дә, ягы-ягы белән, эмәгә йөрүләрен дәвам итәләр. Бу кош-кортларны йолку, чистарту бик нык осталык сорый торган эш. Йонын күбрәк эләктереп тартсаң, тиресе дә йолкынып чыга, кош түшенең яме китә. Элек үтүкләп йолка иделәр, бүген кипятокка салып та йолку бар. Ә каз-үрдәк күбрәк күчтәнәчкә тотыла, чит төбәкләрдә туган-тумачаң булса, посылка белән шәһәр тирәсенә китә иде. Бу бүген дә шулаен шулай. Туйларга, кунакка барган чакларда шулай ук каз-үрдәкнең кирәге чыга.
Олы малны ир-ат эмәләр ясап суйгач, эчәкләрен хатын-кыз эшкәртәләр иде. Ул эчәк-карталар үзенә бертөрле тәмле була торган иде. Аларны кайнар суда пешекләп чистартыла; бернинди ис-фәлән дигән нәрсә калмый. Шуңы чыжлап торган майда кыздырсаң – телеңне йотарсың...Бүген дә андыйлар югалмаган дип уйлыйм. Темник районы Тархан авылы халкы эшкә матурлар. Алардан сугым итен сатып алырга Ельник, Краснослабодск район татарлары хәзер дә киләләр.
Кышның авызы зур бит, барысы да ашала. Сугым чалган көнне мул итеп ливерларны һәм итне кушып селянка пешергәч, ашап туймаслык ризык була. Ә холодецны, әйтәсе дә юк! Сугым итенең йомшагы күп була һәм мулдан ит ашлары (мәсәлән, пәрәмәчнең майда пешкәне дә, мичтә пешкәне дә) тәмле. Ә казылык турында аерым сүз алып сөйлисе килә.Бер борынгы рецепт белән уртаклашасы килә. Аны әзерләү өчен ат итен вак итеп турарга һәм тоз-борычны яхшылап ышкып сеңдерергә кирәк. Әзер эчлекне кәстрүлгә салырга һәм өстенә тастымал каплап, 15 сәгатьтән алып тәүлек ярымга чаклы салкында тоталар.
Ат яки сыер эчәкләрен яхшылап эшкәрткәннән соң, бер башын җеп белән бәйләп, әзер эчлекне тутыралар. Ит белән майны чиратлаштырырга кирәк, итнең майлылыгы чама белән утыз процентны тәшкил итәргә тиеш. Май күп булганда, агып чыксын өчен, эчәкләрне берничә җирдән энә белән тишәләр. Эчәкләрне тутырып бетергәч, икенче башын да бәйләргә һәм берничә көнгә җилле-кояшлы урынга элеп куярга кирәк. Шуннан соң 2-2,5 айга караңгы урынга күчереп куялар. Әзер казылыкның саклану вакыты – дүрт-биш ай, аны чи килеш тә, пешереп тә ашап була.
Пешергәндә казылыкны кәстрүлгә җылы су белән салып, сүрән утка куярга кирәк. Су кайнап чыккач, тышын берничә җирдән энә белән тишәргә һәм тагын сәгать ярым кайнатырга туры киләчәк. Табынга чыгарганда, мае һәм формасы саклансын өчен, калынрак итеп кисәләр. Борынгыдан калган гадәт буенча, күбрәк шулай тәмле пешереп Атюрьево, Ельник, Ковылкино, Краснослабодск, Торбеево, Темниково районнарында яшәгән татар милләтле халык ашый. Гадәт бүген дә саклана.

Н.Хәлил