Ничә еллар рәттән, Кадошкино урта мәктәбе 11 сыйныф  укучысы Роберт Кильдеев республикада үткән төрле конкурсларда беренчелекне яулап килә. Роберт гел бишле билгеләренә укый, шул ук вакытта спорт белән актив шогыльләнә, класстан тыш чараларда да теләп катнаша.
Аңа бар предмет та кызыклы. Әле генә «Александр Невский - дан, рух һәм Россиянең исеме» регионара проектының «Автор шигыре» номинациясенең региональ этабында (Роза Мунировна Капкаева җитәкчелегендә) беренче урын яулады. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү Мордовия Республикасы Хөкүмәт Собраниесе бинасында үтте. Беренче урын яулаган өчен Робертка Грамотаны И.М. Маскаев, Мордовия Республикасы Хөкүмәт Собраниесе рәисе урынбасары тапшырды.