Зеленоград (Мәскәү өлкәсе) шәһәрендә 14-18 яшьле кызлар һәм малайлар арасында ишетмәүчеләр спорты -  шахмат буенча Россия беренчелеге үтте.  Ярышларда Россиянең 8 субъектыннан 19 спортсмен – 12 кыз һәм 6 малай: Мордовиядән, Ростов, Воронеж, Свердловск, Вологод өлкәләреннән, Кырымнан, Тывадан һәм Ямало-Ненец автоном округыннан көч сынадылар.
Республикабыздан тренер Римма Харис кызы Девяткинада тәрбияләнүче балалар  – Алсу Романова (фотода - уңда), Алена Малькина һәм Максим Глебов Зеленоград ярышларында катнаштылар.
Иң нәтиҗәле уен Алсуның булды, чөнки бер атнага сузылган шахматлар уены марафонында «бронза»ны ул алды. Аленаның 5нче урын, ә  кечкенә Максим 11нче урында.