Алты баланы Нурия Камалетдин кызы Салякаевага берүзенә үстерергә җиңел булмады, әмма ул булдырды; авырлыкларны җиңде, илебезнең лаеклы улларын һәм кызларын тәрбияләде. Ике баласын, күз нурын – олы кызы Адилә белән улы Наильне җирләде, әмма аның йөрәген бүген унөч оныгы һәм унөч оныкчыгы яшәтә.
Изге күңелле Нурия Камалетдин кызы Салякаевага 85 яшь. Яшьлеге аның дәһшәтле сугыш елларындагы авырлыкта узган. Тылда тырыш хезмәт куйган кеше ул. Өстәвенә, яшьли алты баласы белән берүзе калган. - Ирем, Фатих Садык улы, операциядән соң үлде. Балаларны аяк өстенә бастыру өчен бозаулар карарга туры килде, телятница булып эшләдем, ә төнлә дежурга бара идем, - дип искә ала хезмәт ветераны Нурия Камалетдин кызы. - Жданов исемен йөрткән Пензятка совхозында көн-төн эшләдем дә эшләдем.
...Балаларымны чынлыклы һәм тәртипле иттереп тәрбияләдем; чын кешеләр булырлык итеп. Улларым – Ватаныбыз патриотлары. Наилем Саяно-Шушено ГЭСында эшләде. Кеше гомерләрен өзгән куркыныч авария вакытында автокранда эшли иде. Бер карашка, ул турбина блогындагы куркыныч бәрелешкә бернинди кагылышы юк иде дә бит, әмма авария башлану белән Наилем халыкны коткарырга тотынган, ә үзе көчле агрегатларны җимергән каты су агымында вафат булды. Аңа бит бары тик 50 яшь кенә иде. Ул вакыйгадан соң сигез ел үтте, батырларча үлүе бүген дә гаиләсенең барча вәкилләре йөрәкләренә кан саркыта, дип уфтана язма героебыз.
Фаиль Фатих улы Афган вакыйгалары уты аркылы үткән кеше. Душманнар белән көрәштә исән калган ул. Бүген әнисе белән бергә яши. Лаеклы ялга Фаиль Фатих улы авыр һәм зарарлы производствода эшләгәнгә иртә чыга. Гаиләсе матур аның. Тормыш иптәше белән бергәләп ике ул тәрбияләп үстерәләр: олысы - вуз тәмамлаган, ә кечесе - теш докторы булыр.
Нурия Камалетдин кызының барлыгы унөч оныгы һәм унөч оныкчыгы:
- Унөч саны минем шул санлы йортта яшәвем белән бәйле, - дип көлә Нурия Камалетдиновна. – Унөч саны бәхетсез сан дип сөйлиләр, әмма бәхетемә зарланырга гонах дип уйлыйм. Гаиләм - башкалар көнләшерлек. Төннәр буе йокламый балаларымны кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп тәрбияләвем юкка үтмәгән, ахрысы. Шулай алар тыңлаулы һәм хезмәт сөючән булып үстеләр дә. Уңышларга илтә ул тырыш хезмәт һәм бүген алар миңа күрсәтәләр хөрмәт.
- Әнием безне тәртиптә үстерде,- дип искә ала кече кызы Фаилә. –Ул дөреслекне ярата. Тырыш, булдыклы куллары беркайчан тынгы белмәде, мин дә аның юлыннан киттем. Агрофирма «Октябрьская»да кошлар үстерәм – птичница мин. Әниемнең йортында күпләп хайваннар, кош-кортлар үрчетүе минем киләчәк профессиямә йогынты ясагандыр да инде. Кечкенә чактан ук без хайваннарны үстерергә булыша идек. Сыерлар, бозаулар, сарыклар, казлар, тавыклар – нәрсә генә юк иде ул әнием хуҗалыгында. Балаларын аяк өстенә бастырырга кирәк иде бит ялгыз хатынга. Без дә тырыштык, булыша идек әниебезгә, колхоз малларына кадәр карашырга йөрдек. Балалары өчен ул һәрвакыт дөреслек, хезмәт яратучылар үрнәге булды. Корган дөньябыз - бердәм тырышлык нәтиҗәсе. Бер-береңә терәк, игътибарлы, бер уй-фикердә булып, ярдәмләшеп яшәгәндә генә тормышта теләгеңә ирешергә мөмкин.
Фотода: (сулдан уңга): кече кызы Фаилә, Нурия Камалетдиновна, Альфия кызы.

Н.Хәлил