1918 елның 29 октябре көнне  I Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләре берлеге съездында Россия яшьләре коммунистик берлеге (РКСМ) оештырылган. Ул 1924 елда - Ленинныкы, ә 1926 елдан Бөтенсоюз яшьләр берлеге (ВЛКСМ) итеп үзгәртелә.
Комсомол мәктәбен берничә буын яшьләр үткән. СССРның төрле почмак-ларында гигант төзелешләрдә башлап йөрүчеләр комсомоллар булдылар. Комсомоллар кулы белән зур заводлар төзелде, шәһәрләр калкып чыкты, Бөек Ватан сугышы елларында да комсомол яшьләр, геройларча сугышып, зур батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Боларның барысы да бүген тарихта калды. Әмма, ничек кенә булмасын, ул үзенең элекке идеологик мәгънәсен инде югалтса да, 29 октябрь - Комсомол туган көн яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең, гомумән, безнең барыбызның да иң күңелле бәйрәмнәренең берсе булып кала бирә, чөнки аның горурланырлык кешеләре һәм эшләре бар. Яшьлекнең хезмәт романтикасы ул.
Илебезнең төрле почмакларында төсле, Инсар районы үзәгендә, 1970 елны Рязань заводының электрон приборлар филиалы эшли башлый, бүген ул инде АО «Неон». Яңа эшне башлап җибәрүчеләр арасында төп масса комсомоллар булды. Алар төрле-төрле ярышларда катнаштылар. ВЛКСМның 70-еллыгы уңаенннан билгеләнгән ярышта беренчелектә нәкъ шул завод филиалы комсомоллар бригадасы иде. Анда бик күп татар милләтле яшьләребез эшләде һәм шул җиңүдә зур өлеш керттеләр. Авыл хуҗалыгында да җиңүчеләр рәтендә шул ук комсомоллар булды. Мәсәлән, Инсар районы Федосеенко исемен йөрткән колхоз комсомолы Зариф Бикмаев беренчелекне яулаган кеше. Әйтеп китәргә кирәк, төрле елларда төрле районнарда һәм шәһәрләрдә андый татар милләтле алдынгыларыбыз байтак булды.
Нурия Хафиз кызы Дулатова гомере буе Темников районы Тархан урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан хөрмәтле укытучы. Укучылары аны ярата, әти-әниләре һәм якташлары хөрмәт итә.  Нурия Хафиз кызы комсомол рухында тәрбияләнгән, комсомол эшендә үзе укыган мәктәптә дә, югары уку йортында да, укыткан мәктәбендә дә актив катнашкан кеше. Ул: «Әлеге истәлекле көнгә хөрмәт белән карыйм, ул минем өчен әһәмиятле, чөнки ил тарихының сәхифәсе булып тора. Аның һәр этабы безнең яшьлек белән бәйле.
Комсомол булу зур дәрәҗә иде, ул оешмага керүчеләргә пионер галстугын салдырып, комсомол значогын тагалар, ВЛКСМ дип язылган иде анда. Искә ала торган хатирәләр байтак, укырга керүгә октябрят буласың, аннан зурлап пионерга алалар, кызыл галстук тагып көзге алдында әйләнү зур горурлык. Син - пионер. Әйбәт уку, җәмәгать эшләрендә катнашып очып йөрүләр. Һәр уңышыңны күреп сөенгән укытучылар... һәм сине лаеклы булсаң, комсомолга алалар. Павел Корчагиннар үрнәк. Идеология бар вакыт. Комсомол исемен лаеклы йөртүчеләр партиягә кабул ителәләр, коммунист буласың! Менә шундый заманда яшәп, шулай тәрбияләнгән балалар без».
- Мин дә комсомол идем, ди әңгәмәдәшем Рузаевка районы Татар Пешләсе авылында гомер итүче, хөрмәтле тимер юл хезмәткәре Айрат Раис улы Саляев. - Комсомол булу бик җиңел генә башкарыла торган эш түгел иде, моның өчен ныклап әзерләнергә кирәк. ВЛКСМ дип аталган әлеге оешманың уставы бар иде һәм комсомоллар рәтенә басучы аны ятларга тиеш иде, комитет әгъзалары каршында шактый гына сорауларга җавап та бирдек. Сораулар төрле булды. «Комсомолга ни өчен керәсең?» кебек сораулар иң җиңеле, син аңа тиз җавап бирәсең: «Коммунизм төзүдә үземнән өлеш кертү өчен!» Хәзергеләргә бу бәлки мәзәк булып тоеладыр, әмма ул чорда комсомолга керә алмау хурлык, түбәнлек санала иде. Уставны белү генә сине комсомол ясамый әле, укуы, тәртибе начар булганнарга, милициядә учетта торучыларга бу оешмага керү бәхете тими иде. Ә ВЛКСМ әгъзасы булмаганнарга юлларның да күбесе бикле. Юкка гына узган гасырның 70нче елларында комсомоллар саны 36 миллионга чаклы җитмәгән шул. Бүгенгә хәтле әлеге рекордны дөньядагы бер генә яшьләр оешмасының да кабатлый алганы юк әле.
Идеологик мәгънәсе югалса да, 29 октябрь - Комсомол туган көн. Яшьлеге ВЛКСМ белән бәйле кешеләрнең иң якын бәйрәме булып кала.

Наилә Насырова