Чәчтараш - чәч алучы, парикмахер. Лиана Сыяр кызы Чуракова утыз ел нәкъ чәчтараш буларак Саранск шәһәре Светотехника районындагы заманында атаклы «Орфей» салонында эшли. Бүген бу салон юк инде, ә кешеләр аны искә ала, чөнки шул вакытта Саранск шәһәренең бу районында бердән-бер чәч матурлату салоны булды. Чиратлар зур була торган иде. Чын профессионаллар эшләде анда.
Лиана Сыяр кызы  алты балалы гаиләнең төпчеге буларак Черемиш авылында туган. Әнисе, Муса кызы Зәкия, җыештыручы-уборщица булып хезмәт иткән. Ә әтисе, Шихабетдин улы Сыяр, Бөек Ватан сугышын үткән, ике Дан (Славы) орденлы кеше. Тыныч тормышта ул асфальт-бетон куючы булып эшләгән. Лиана Сыяр кызының әти-әнисе инде бакыйлыкка күчкәннәр.
Тормыш дәвам итә. Лиана Сыяр кызы кечкенәдән ук үзен генә түгел, бөтен кешеләрне дә матур итәсе килгән. Шуңа парикмахерлык профессиясе нечкәлекләренә өйрәнергә теләгән. Теләген тормышка ашыру өчен, чәчтарашлар әзерләү училищесында белем ала, ә аннары «Орфей» салонына эшкә урнаша. Биредә ул тырышып утыз ел хезмәт итә. Тырышлыгына дәлил грамотасы да бар. Еллары буенча хезмәт ветераны булса да, кәгазьдә ул дәрәҗәдә түгел. Күп кенә тырыш хезмәткәрләребез шулай гомер итә.
Профессионал булу өчен күп тырышлык куя Лиана Сыяровна.
Күп кенә чәчтарашлар конкурсларында катнаша; шулай кулы шомара, яңа фасоннар уйлап табыла. Аңа хатын-кыз булсынмы, ир-ат – барысына гүзәллек өстәргә яраткан. Ә бит парикмахер рәссам булырга тиеш, тагы - җанны дәвалаучы да. Ул клиентлары урынына һәрвакыт үзен куеп караган. Яңа образ тудырганчы, кайда эшләве, холкы, иртән үзенә никадәр вакыт бирүе турында кызыксынган. Эшләгән эшеннән ләззәт алган, шуңа да чәч кисүче иң бәхетле һөнәр ияләре исемлегенә керә бит.
Шәхси тормышына килгәндә, ике кыз бала тәрбияләп үстергән. Берсе - Мәскәүдә, ә бер кызы үзе белән яши. Бик тә Салаватның җырлаганын тыңларга ярата. Үзе дә татарча җырларны караоке аркылы җырлый. Милли бәйрәмнәр оештырылган чараларда да катнаша. Шундыйларның берсендә таныштык та инде без. Тагы тәмле пәрәмәчләр пешерерә ул. Гает уңаеннан пешергән пәрәмәчләре белән рус, мордва мил-ләтле күршеләренә кадәр сыйлый.
Бүген лаеклы ялда булуына карамастан, чәчтараш эше белән кызыксына. Сыяр кызы Лиана белән аралашкан арада, күбебезне борчыган чәч коелу проблемасына карата киңәшләрен дә бирде: «Фән алга бара, - ди ул. - Бүген чәч коелганнан пептидлар кулланалар. Көнбатышта чәчләрне тәрбияләү хезмәтендә пептидларны инде 10 ел кулланалар, ә Россиядә - 6 елдан артык. Һәр очракта да бу процесс зур уңыш белән бара. Пептидлар күзәнәкләргә үсәргә һәм үрчергә дип сигнал бирәләр. Шулай итеп, чәчләрне үстерүне стимуллаштыру, чәч тамыр-ларының күзәнәкләренә биологик юл белән тәэсир итеп башкарыла.  Әйтеп китәргә кирәк, пептидларның организмга бернинди дә зыяны юк. Алар кан әйләнешен яхшырталар, чәч тамырларын кислород һәм башка биологик матдәләр белән тукландыра. Аларны куллану уңайсызлыклар тудырмый, тирене кычыттырмый».

Н.Хәлил