III төбәкара олимпиададасында барлыгы 140 укучы катнашкан.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәт-тәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина әйтүенчә, быел катнашучылар саны ике мәртәбә диярлек арткан. Өч ел элек аларның саны 80 булган. Башкортстан Республикасы, Әстерхан, Саратов, Түбән Новгород, Курган, Төмән шәһәрләре кебек 22 төбәктән килгәннәр. «Олимпиадага беренче тапкыр Красноярск һәм Новосибирск укучылары да кушылды. Чара чит төбәкләрдән килгән яшьләрне дуслаштыруны күздә тота. Алар, өйләренә кайткач, социаль челтәрләрдә аралашуын дәвам итә», – ди белгеч. Биремнәргә килгәндә, сораулар төбәкләрдәге укыту үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән.
Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен, сәнгатьле сөйләм осталыгын күрсәткән. Шулай, III төбәкара олимпиадада Мордовиядән дә җиңүчеләребез бар. Әдәбият буенча призерлар: Карабанов Тимерлан (8 кл.), Ләмберә районы, Черемиш мәктәбе; Алукаева Эльвина белән Муртазина Карина (9 кл.), Ләмберә районы, Татар Тавла мәктәбе укучылары; Аберхаева Мәрьям (9 кл.), Ромодан районы Белозерье мәктәбе; Сюбаев Адель (10 кл.), Ләмберәнең беренче мәктәбе; Чугунова Камила (10 кл.), Рузаевка районы Татар Пешлә мәктәбе.
Татар теле буенча призерлар: Биксаляева Диана (8 кл.), Рузаевка районы Татар Пешлә мәктәбе; Абудкина Жасмин (11кл.), Кадошкино районы Латышовка мәктәбе.
Иҗади конкурсында җиңүчеләребез: Бадамшин Марат (10 кл), Кадошкино районы Большие Поляны мәктәбе; Сюбаева Алсу (11кл.), Ләмберә районы Пензятка мәктәбе. Укучыларны һәм укытучыларын котлыйбыз!
«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Сәрия Мифтахова Мордовия Республикасының Ләмберә районындагы Татар Тавла мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мортазинадан интервью ала һәм аның үзе белән Казанда үткән төбәкара олимпиадасына ун укучы алып килгән икәнлеге турындагы мәкаләсендә яза. Тагы соңгы биш елда халыкара олимпиадада да катнашулары турында сораштыра.
«...Шәһәр мәктәпләрендә татар теле укытылмаса да, авылларда татар телен атнага – ике, әдәбиятны бер сәгать өйрәнәләр. Педагогия институтында да татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар. Әлфия Мортазина үзе дә шунда белем бирә», - дип яза «Уңайсыз шул безгә...», - дигән мәкаләсендә.
Ә Әлфия Муртазина интервьюсында: «...Телнең бүген авыр хәлдә калуын укучылар яхшы аңлый. Шуңа күрә татарча сөйләшергә тырыша. Әмма арада башка берәр милләт кешесе булса, уңайсыз булмасын дип, урысчага күчәләр. Татар телен әти-әниләр гаризасы буенча укытабыз. Берәү дә татарча укытырга каршы килмәде. Кыргыз, урыс, әзәрбайҗан милләт вәкилләре дә бик теләп ризалаштылар, – ди мөгаллимә. – Кызганыч, гаиләләрдә күбрәк урысча сөйләшә башладылар. Мәктәптә туган як тарихын өйрәтәм, драма түгәрәге алып барам. Гаилә белән мәктәп бердәм булганда, телне саклап кала алырбыз дип ышанам».
Олимпиадада катнашучылар буш вакытларда татарча спектакль карап, иҗат әһелләре белән дә очрашкан. Җиңүче, призерлар дипломнар, бүләкләр алганнар. Ә халыкара бәйге 22 – 25 апрельдә үтәчәк.