14 мартта Рузаевка районы Шәриф Камал исемен йөрткән Татар Пешлә урта мәктәбендә якташ язучыбыз, татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның 135-еллык юбилей кичәсен үткәрделәр. Кунакка социаль мәсьәләләр буенча Рузаевка муниципаль районы администрациясе главасы урынбасары Ольга Петровна Кострова, Рузаевка муниципаль районы администрациясендә «Мәгариф идарәсе» җитәкчесе Венера Раис кызы Ларина, Татар Пешлә авылы администрациясе главасы Ринат Дәүлюк улы Шабаев  килделәр. Гадәт-тәгечә, Рузаевка районы җитәкчеләре белән беррәттән, төрле яктан байтак кунаклар да җыелган иде. Кичә  тантаналы рәвештә үтте. Бәйрәмдә олы кунаклар котлауларын барыбызга да җиткерделәр. Шәриф Камалның туган йорты урынындагы мемориаль тактага һәм мәктәп бинасына эленгән тактага чәчәкләр бәйләме салдылар; Татар Пешлә мәктәбендәге музейда экскурсия үтте. Язучының тормыш һәм иҗат юлы искә алынды. Бәйрәм эчтәлекле иттереп татар һәм рус телләрендә алып барылды. Татарча сәнгатьле Касимова Сабина (9 кл.), Люртяева Амина (11 кл.), Муратова Аэлита (9 кл.), Чугунова Камилла (10 кл.) сөйләделәр. «Матурлык туган чакта» дигән кичәне 11 класс укучысы Бадамшин Адель белән 10 класс укучысы, быел республикабыз татар теле олимпиадасында – беренче, регионарасында - призер булган Чугунова Камилла матур алып бардылар. Күрсәтелгән презентация Шәриф Камал, Татар Пешлә авылы турындагы чыгышларны тулыландырып килде.
Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» әсәреннән өзекне Татар Пешлә урта мәктәбе укучылары сәхнәләштерде; Кузиков Илдар - Хаҗи әфәнде, Люртяева Амина – яшь килен Кәмилә, Ларина Альбина Галимә ролен чын артистларча башкардылар. Зал егылып көлде. Авторның «Акчарлак»нан өзекне күңелен биреп Касимова Сабина тамашачысына җиткерде. Шәриф Камал әсәрләреннән өзекләрне Нарваткин Петр, Чалдаева Юлияна, Багаутдинова Арина русча яттан сөйләделәр, ә Арина татар биюен дә оста биеде.
Бу истәлекле бәйрәмгә мәктәпне тәмамлаган укучылары да килгән иде. Горбунова Венера синтезаторда Салих Сәйдәшев көйләрен искиткеч матур уйнады. Ә Шарибжанова Айсылу, үзе язган «Туган авылым» шигырен сәнгатьле башкарып, кунакларга матурлык бүләк итте. Татар Пешлә клубы хезмәткәрләре дә, бу юбилей кичәне матурлап, үз концерт номерларын алып килгәннәр. «Сандугачлар» (җитәкчеләре Н.А.Чалдаева)  белән «Миләшләрем» ансамбльләре татар «Авылыма кайтам», «Сагыну» җырларын сандугач сайраган күк сайрадылар. Җитәкчеләре Диана Жалилова-Багапова «Каршыма кил әле» җырын матур башкарды, «АлмаС» группасы башлангыч сыйныф укучылары (җитәкчеләре Л.М.Турманидзе) татар биюен биеделәр.
Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе укучылары (укытучылары Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева), Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе укучылары (укытучылары Рауза Мокаддәс кызы Юмаева) бүләккә автор иҗатыннан өзекләр алып килгәннәр; сәнгатьле башкардылар. Юбилей чараны оештыручыларның һәрберсенә катнашучы сертификатлары тапшырдылар һәм һәрбер чыгышны көчле алкышлар белән озаттылар.  Зәйнәб Хөсәен кызына һәм бәйрәмгә алып килгән укучыларына Шәриф Камал исемен йөрткән мәктәп, андагы укытучы апалары һәм яшьтәшләре бик ошаган, юбилей кичәдән көчле эмоцияләр алганнар, хәтта аралары якын булса, унынчы сыйныфка укырга да килер иделәр, дигән фикерләре белән уртаклаштылар. Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева әңгәмәсендә: «...Татар Пешлә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Спартак кызы Саляеваның укучылары чыгышларының сәнгатьлелекләренә һәм эмоциональ булуларына сокланып карап тордык; чын артистлар! Зур рәхмәт Сания Спартак кызына! Бәйрәмнең шундый оста оештырылган булуына шаккаттык һәм директор урынбасары Чәчәк Сафиулла кызы Бикмурзинага, башлангыч сыйныф укытучысы Альбина Илач кызы Ларинага, рус теле укытучылары Светлана Федоровна Медведева белән Шафика Шикур кыз Неясовага (мин аны җырчы дип тә беләм) рәхмәтләребезне җиткерәбез. Коллегам Рауза Мокаддәс кызы да аларның осталыгын, коллективның бердәмлеген күреп чарага югары бәя бирде. Унбиш ел Татар Пешлә мәктәбе директоры Флора Ахметҗан кызы Шамонованың башкарган эшләре аерым хөрмәткә лаек дигән фикердә без».
Ләмберә районы Татар Свербейка авылында яшәүче Рәшит Нурый улы Юмаев та Шәриф Камалга 135 ел тулу уңаеннан үткәргән юбилей чаралар  турындагы фикерләре белән уртак-лашты: «Мин белгәнчә, ел саен якташ язучыбыз Шәриф Камалга багышланган чаралар үтә бу мәктәптә. Респуб-лика, регионара күләмендәгеләре дә югары әзерлекле була. Бүгенге эчтәлекле юбилей кичәсе минем өчен зур бәйрәм булды. Рәхәтләнеп сокланып карап тордым. Рузаевка районы Татар Пешлә авылы главасы Ринат Дәүлюк улы Шабаевның чыгышы күңелемә киләчәк буынга тарих буларак истәлек калдыру өчен башкарылачак эшләре белән ошады. Ул Шәриф Камалга багышланган Проектта якташ классик язучыбыз Шәриф абыйга һәйкәл куярга һәм аллея булдырырга планлаштыруларын әйтте; мин моңа тагы бер тапкыр горурланып куйдым. Әйтеп китәсем килә, Татар Пешлә авылы сәләткә бик бай авыл. Укучылары, укытучылары булсын, бар көчләрен биреп башкарган эшләре чәчәк ата. Пешлә мәктәбе балалары сәнгатьле шигырь сөйләделәр, музейларындагы экскурсоводлары эчтә-лекле чыгыш әзерләп килгәннәр, татар теле кабинеты ремонтына азаккы нокта куелмаса да «Балалар иҗаты: Шәриф Камалга багышланган иншалар һәм рәсемнәр» дигән матур һәм эчтәлекле күргәзмә оештырганнар. Татар Пешлә авылы клубы хезмәткәрләре иҗаты күңелгә үтеп керерлек итеп  оста җырладылар-биеделәр; бер сүз белән әйткәндә, бар күңелләрен биреп әзерләнгәннәр – кичәдә күргәннәребез һәм ишеткәннәребез күңелләребездә озак сакланыр».
Әйтеп китми булмас дип уйлыйм, мәктәп администрациясе ихластан барыбызга зур бәйрәм оешучы спонсорга, Руслан Раис улы Мухаевка, зур рәхмәтләрен юллый.

Наилә Насырова