Бүген Мордовиянең төрле почмакларында янгын чыга. Кызганычка каршы, я бер авылда, я икенче шәһәрдә янгында үлүчеләр турында да ишетәбез. Шәһәрләрдә һәм зур авылларда янгын сүндерүчеләр күпләрне үлемнән коткара, ә кечкенә ерак авылларда ...
Яз башы җитү белән үлән һәм тормыш-көнкүреш әйберләренең кирәксезләрен яндыра башлыйбыз, зинһар сак булыгыз! Статистика саннарына игътибар итик. Бер көндә генә янгын сүндерергә кырык дүрт тапкыр чыкканнар. Мәсәлән, тугызынчы апрельдә Саранск шәһәре Попова урымындагы йортларның берсендә подвал янган, Ельник районы Ельник авылындагы 200 кв. метрдагы йорт, Ковылкино районындагы Старое Дракино авылында иске үлән яндыру аркасында 40 тонна печәннәре дә җилгә очкан, Темник районы Итяково авылында 70 кв. метр мусор янган. Унбишенче апрельдә Кадошкино районы Адашево авылында, коры үлән якканда, биш йорт янган һәм көн саен башка яклардан шундый хәбәрләр ишетелеп тора. Ярый әле кешеләргә җәберлек тимәгән. Барысында да янгын сүндерүчеләр группалары утка каршы көрәш эшләре алып барганнар. Әгәр ут кабынып янгын чыга икән, хәбәрне янгынга каршы хезмәт идарәсе диспетчерларына җиткерергә кирәк. Күбрәк шундый эш гүзәл затларыбыз җилкәсендә. Мәсәлән, Кадошкино районы «янгынга каршы хезмәт идарәсе» ГКУ 28нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең дус коллективында өч сөйкемле диспетчер хатын - кыз - О.В.Бормотова, Г.Р.Байчурина белән М.Н.Кортункова эшли. Биредә Ольга Васильевна белән Гульнара Равил кызы инде тугызар ел эшлиләр икән, Марина Николаевна хезмәткә 16 ел багышлый. Эш урынын да бер генә очракта да үзгәртергә җыенмыйлар.
- Диспетчерның бурычлары беренче карашка гади: хәбәрне кабул итү, тапшыру һәм теркәү. Ул янгын сүндерү һәм авария-коткару техникасын гадәттән тыш хәл булган урынга чыгара, аннары көчләре һәм чаралары белән идарә итә. Һәм һәр диспетчер моны эшли белергә тиеш. Чөнки кеше иминлеге өчен җаваплылык та аңа йөкләнә бит. Ә иң яхшысы, әлбәттә, гадәти булмаган хәлләр булмасын өчен профилактика. Безнең эшкә күнегеп булмый, - ди диспетчер Гульнара Равил кызы Байчурина. - Аны яратырга кирәк. Бәлага тарыган кешенең иминлеге өчен эшлисе килә. Үз эшемне мөһим дип саныйм. Һәм мондый фикерне хезмәттәшләрем дә уртаклаша.
Ә ир-атлар коллективында ничек эшлисең, дигән сорауга әңгәмәдәшләр «бик яхшы» дип җавап бирделәр. Ир-атлар коллективында эшләү күпкә җиңелрәк, диделәр.
Чыннан да, янгын сүндерүче эше авырларның берсе. Янгын бит милекне дә юкка чыгара, кеше гомерен дә алып китә. Диспетчерлар бу кыенлыкларны бөтен коллектив белән бергә җиңә. Смена узач, хатын-кызлар аны башка диспетчерга тапшыра...көн әйләнәсендә дүрт смена эшли. Бөтенесенә бергә җыелу кыен, кемдер постта, ә кемдер ял итә. Менә фотога да Ольга Васильевна белән Гульнара Равилевна гына төште. Әлеге сөйкемле хатын-кызларга форма да, елмаю да бик килешә; форманы теләп, намус һәм горурлык белән йөртәләр.
15 апрельдә Мордовия Республика-сының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль бүлеге көчләре янгын куркынычы чорына әзерлек буенча пресс-конференция уздырды. «Коры үсемлекләрне яндыру административ хокук бозу булып тора, - ди күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр Идарәсе башлыгы Сергей Репин». Ул республикабыз гражданнарына кырларга күчә торган чүпне яндыру табигатькә дә, кешегә дә зыян китерә дип искәртә. Алда Май бәйрәмнәре. Халык ял итәргә дип табигатькә еш чыга, учак яга. Зинһар, янгынга эләкмәгез, үзегез дә ут белән сак эш итегез дип кисәтә янгын сүндерүчеләр.

Н.Хәлил