«Быел җәй безнең районда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туенда «Этник авыл» эшләячәк, анда татар хатын-кызларының борынгы кием-салым әйбер-ләре тәкъдим ителәчәк. «Алмаз» үзәгенең милли мәдәният бүлеге мөдире Альфия Асыйм кызы Максимова, архив материаллары буенча торгызылган костюм да шунда булачак, дип сөйләде. Сабантуйда катнашучыларга, тарихи дөреслек буенча, татар-мишәр гардеробының предметлары тәкъдим ителер», - дип яза Ләмберә районы «Призыв» газетасы. Искәртеп алыйк: 2013 елда ук туган якны өйрәнүче Умида Яхина, «Призыв» газетасы хезмәттәшләре белән бергә, Ләмберә районы Пензятка авылында яшәүчеләр гаиләсендә борынгы күлмәккә тап булган. Бу күлмәк Нәгимә Гаязетдин кызы Кадикинаның булган. Гадәттән тыш тарихи һәм үзенчәлекле кием дип шул чакта традицион татар костюмы турындагы заманча күзаллауларга туры килми кебек тоелган. Ә чынлыкта исә, әлеге табыш татар-мишәрләренең тарихи киемнәре үзенчәлекле икәнен тагы бер тапкыр дәлилли. Нягимә апага борынгы күлмәк әнисеннән мирас итеп калган; ул аны бик кадерле һәм иң тантаналы очракларда гына кигән. Ачыклык кертәбез: Нәгимә Гаязетдин кызының 1925 елда туганын исәпкә алсак, әнисе - XIX гасырда туган, шул вакыт күлмәк тегелгән булса, аңа, якынча, 100-150 яшь булырга мөмкин.
Хәзер күлмәк тарихына күчәбез. Альфия Асымовна, хезмәттәшләре белән, Пензятка авылына сәфәр кылган, ә сәфәрне оештырырга Рәшит Ярбәк улы Янгибаев булышкан. Йортның хуҗасы Ринат Харис улы Кадикин, Нәгимә апаның улы, һөнәре буенча табиб, кунакларны бик җылы каршы алган һәм алдан килешкәнчә, борынгы күлмәкне Татар мәдәният үзәгенә бүләк итәргә карар кылган.
Гаиләләре өчен бик тә кадерле булган Нәгимә апаның бала итәкле күлмәк-балахоны кызыл төстә. Борын-борыннар киемнәргә, тиз тузудан, пычранудан саклау максаты белән (мишәрләрдә «әдеп» дип атала) башка төрле тукыманы күлмәкнең итәк буена, җилкәсенә өстәмә рәвештә теккәннәр. Ир-ат күлмәкләренең җилкәсе-нә, тирдән тиз тузганга, шул «әдеп»не алыштырып та теккәннәр. Әлеге Нәгымә Гаязетдин кызы күлмәгенең эчке ягына – итәк буена һәм җилкәсенә, матур вак чәчәкле ак тукыма бик тә пөхтә иттереп тегелгән. Ләмберә районы татарлары өчен гадәти булмаган үзенчәлекле кием булып чыкты бу күлмәк. Гаҗәпләндергән тагы бер әйбер-  ул да булса аның тукымасы. Сандыкта ничә ел буе ятып, өр-яңа кебек сакланган нинди тукыма-материалдан тегелгән икән дигән сорау туа. Альфия Асымовна моны сатин дип фаразлаган.
Истәлекләрен яңартып, Ринат Харис улы бу күлмәкне әнисенең тантаналы шартларда гына киенүен искә алган. Моннан тыш, борынгы киемнәр арасында хатын - кызлар баш киеме - таблетка формасында калфак сакланган. Бу калфак өстеннән баш яулыгы ябына торган булганнар, ахрысы.
- Бездә, узган гасырның 70нче елларында, һәвәскәр фотограф төшергән фотокарточка сакланган: фотода әнием, племяннигының туенда әлеге бала итәкле кызыл күлмәген кигән, - ди Ринат Кадикин. - Күлмәк аңа әнисеннән, минем әбием Хәдичә Баляевадан калган. Үз вакытында әбием күлмәкне-әниемә, ә камзолын - икенче кызына, минем апам Алия Гаязетдин кызы Ашрятовага бүләк итеп калдырган. Тик, кызганычка каршы, камзол сакланмаган, ә күлмәк әле дә исән.
Әйтергә кирәк, Ләмберә татарларының борынгы хатын-кыз костюмнары (мишәр костюмнары) сакланмаган диярлек. Архив мәгълүматлары унтугызынчы гасыр башында мануфактура барлыкка килү һәм үсү белән фабрикада бер тонлы тукымалардан күлмәк тегелүен раслый. Шуңа да борынгы өс киемнәре сакланмаган дияргә хокукыбыз бардыр, мөгаен.
Күлмәк өстеннән кукрәкчә һәм хаситә, камзол кигәннәр. Күкрәкчә белән хаситә бәйрәмдә кия торганнары һәм көндә-лекләре булган. Бәйрәмдәгесе - тәңкәләр, ташлар белән бизәлгән; үсемлек орнаментлы чигүләре дә булган. Кадикиннарның күлмәге күп нәрсә турында сөйли: тарихи яктан зур кыйммәткә ия табыш. Борынгы милли күлмәк, һичшиксез, районның туган якны өйрәнүчеләренә зур бүләк. Ул, мөгаен, Бөтенроссия авыл Сабантуе узганда, этноавыл күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Ә Альфия Асымовна бу кызыл төстәге табышны «Алмаз» мәдәният сараендагы «Татар йорты» музееның иң күренекле урынына элеп куйган.
Әйтеп китәргә кирәк, Ринат Харис улы-ның борынгы әйберләрне яратуы, аларның тарихи кыйммәтен аңлавы уникаль самоварны да саклап калырга булышкан. Бу тагы бер табыш. Мондый самоварны хәзер кинода гына күрергә мөмкин. Ул әле дә эш хәлендә, бары тик итек белән генә төтенен туздырырга кирәк. Хәзер бу раритет. Борынгы бер чиләк су сыешлы самовар шулай ук «Алмаз» мәдәният сараеның «Татар йорты»нда лаеклы урын алган; раритет хуҗасы бу борынгы самоварны киләчәк буынга бүләккә тапшырган.

 

Наилә НАСЫРОВА тәрҗемәсе