Гадәттә, татар авыллары елга буена урнаша, я булмаса, якында күл була. Мордовиябездә дә шулай. Тирә-якны чиста тоту, табигатьне ярату кан белән сеңгән татар кешесенең. Мордовия халкы ел саен «Чиста яр» бөтенроссия акциясендә актив катнаша. Җәй җитте, суның шифасын татыр өчен, еш кына су буенда ял иткәндә үз-үзеңне тәртипле алып барырга кирәк, ә алдан яр буен чистарту эшләре көн кадагына әйләнеп китте. Су объектларының яр буе тер- риторияләрендә, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда, чүп-чар җыештыру чараларында, мәсәлән, Зубово-Поляна районында гына да педагогика көллияте, Зубово Поляна, Озёрная, Сосновка мәктәпләре, Сосновка һәм яңа Потьма авыл җирлекләре администрациясе, УФСИН хезмәткәрләре белән бергә Кочетовка, Татар Лунданы, Горенка татар авыл халкы катнашты. «Зубово территориаль урманчылыгы» ГКУ хезмәткәрләре Каргашино авылы янындагы Печалово буасы ярын тәртипкә китерделәр. Ә күпме татар авыллары Мокша елгасы буенда урнашкан?...Мәсәлән, Ельник районындагы татар авылларының берничәсе: Акчеево-Күгеш, Ваче- евка-Вачи һәм башкаларында да бу акциядә катнашучылар байтак. «Чиста яр - 2021» акциясендә катнашучыларның, тату эше нәти-җәсе булып, су объектлары ярларында беренче тапкыр табигать яңа тугандай булды.
«Чиста яр» акциясенең төп максаты - кешеләргә табигатькә болай битараф булмавын җиткерү. Һәм беркем дә экологик проблемаларга битараф калырга тиеш түгел. Безнең елгалар һәм күлләр, яр буе территорияләре чиста, матур һәм ял итү өчен уңайлы булырга тиеш. Гаилә яки дуслар белән табигатькә чыгып, чираттагы пикниктан соң шешәләр һәм пластик савыт-саба чүплекләрен күрәсе килми. Бәлки, кешеләр җыештырганнан соң монда ничек чиста булуын күрерләр һәм чүп-чар ташламаслар.
Барыбызның да җирне матур итеп күрәсе килә. Бу эшкә үз өлешебезне кертергә көчебез бар: һәрберебез үз артыннан җыештырудан башларга гына кирәк.

Н.ХӘЛИЛ