Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең оешкан көненнән башлап, ягъни 84 ел дәвамында татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү белән шөгыльләнә.
Алдан хәбәрләнгән тәртип буенча, 2024 елның 27 маеннан 7 июненә кадәр Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ИЯЛИ галимнәре, Мордовия Республикасы Дубенка, Кочкурово, Рузаевка, Инсар, Кадошкино, Ковылкино, Торбеево, Зубово-Поляна районнарының татар авылларында эшли башлаганнар. Тикшеренүчеләр тел, фольклор (әкиятләр, мифлар һ.б.), халык сәнгате (промыслалар, архитектура һ. б.), кулъязма мирас буенча материал җыялар һәм өйрәнәләр. Экспедициядә катнашучылар (И.И. Ямалтдинов, Л.М. Шкляева, Р.Ф. Сафиуллина, А.К. Булатова, Л.Ш. Гарипова, Г.Г. Гилемьянова, В.М. Усманов) белән якташларыбыз мирас итеп калган җирле материалларны рәхәтләнеп бүлешә, экспедиция планлаштырган барлык җирләрдә эшләү өчен уңай шартлар тудырыла. Фәнни-тикшеренү һәм кыр эшләре нәтиҗәләре экспе-дициядә катнашучыларның коллектив монографиясендә чагылдырылачак. Ә хәзергә Казан галимнәре Дубенка районы Ломат; Кочкурово районы Татар Ымызы; Рузаевка районы Татар Пешләсе, Югары Өрләдем (Верхний Урледим), Татар Шебдас; Инсар районы Яндовище; Кадошкино районы Латышовка, Иса (Большие Поляны),  Насакан Потьма; Ковылкино районы Татар Аллаголы (Тат. Аллагулово); Торбеево районы Татар Юнкие, Сыркыды (Сургодь) авылларында материаллар җыйганнар. Түбәндә экспедиция эше нәтиҗәләренең бер өлеше.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемен-дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре институт оешканнан башлап татарлар яшәгән төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештырып килә. Шунысы куанычлы, соңгы елларда ул комплекслы рәвештә, ягъни  төбәкне берничә юнәлештә – тел, фольклор, гамәли сәнгать, музыка, археография, эпиграфика  белгечләре катнашлыгында үтә. Быел майның 27 сеннән июньнең 7 сенә кадәр Мордованиянең берничә районы – Дубенка, Кочкурово, Инсар, Кадошкино, Торбеево һәм Зубово-Поляна районнарының татар авылларына да Институт галимнәре сәфәргә чыкты. Үткән елда исә әлеге республиканың Ләмберә һәм Ромоданоново районнарында эш алып барылып, бик бай эчтәлекле мәгълүмат тупланган иде.
Быелгы сәфәребез Дубенка районындагы татар авылы Ломаттан башланып китте. Авыл халкы кунакчыллыгы, ярдәмчеллеге белән сокландырды безне. Эшебездә ярдәм итәргә әзер тордылар, кулдан килгәнчә булыштылар. Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә эшләүче Гөлдүсә ханым Шабанова, Венера ханым Яхееваларга аеруча зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә.
Дубенка районында Ломат, бердәнбер татар авылы булуына карамастан, аның тырыш халкы үзенең йөзен югалтмыйча, телен, гореф-гадәтләрен сакларга тырышып яши. Бу җәһәттән авылның Туган якны өйрәнү музеена аерым тукталып үтәсебез килә.
Музей авыл клубының бер почмагында булдырылган. Ул зур түгел, ләкин аны елдан-ел киңәйтәләр, экспонатлар да туплана бара. Шундый башлангычның булуы үзе бер куаныч. Әлбәттә, музей бүлмәсе бүгенге көндә ремонтка мохтаҗ.
Музейны киңәйтү, җәелдерү өчен авыл халкы ярдәм итеп килсә дә, аны төзекләндерү эшендә җитәкчеләрнең дә ярдәме сорала. Шунысын да әйтергә кирәк: татар халкы, нинди генә авыр шартлар, кыенлыклар алдында калмасын, үз мирасын саклап калырга тырышкан һәм тырыша, шушы кечкенә генә музей мисалында гына да, ул инде булганын ничек тә югалтмас өчен бөтен көчен куя.
Музей шәхси башлангыч нигезендә оештырылган. Җитәкчесе булган Мә-җидә ханым Муракаева тумышы белән Ломат кешесе, ул озак еллар туган авылы мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән, соңыннан авыл идарәсендә җитәкчелек вазифаларын башкарган. Авыл халкы белән эшләү дәверендә ул рухи һәм матди мирасыбызны саклап калу идеясе белән яши башлый. Ил күләмендә тетрәнүле вакыйгалар белән бәйле туксанынчы еллардан соң халык бераз тернәкләнә, яңа йортлар төзелә, булганнары төзекләндерелә, табигый буыннар алмашы бара, кибетләрдә ирекле сатып алу мөмкинлеге туа. Кешеләр дә өйләрен яңа җиһазлар, яңа әйберләр белән бизәргә тырыша, техник яктан да күп кенә әсбаплар кулланылмый башлый, шунлыктан «иске-москы»дан арыну күзәтелә. Мәҗидә ханымны әлеге вәзгыять борчый, аның ничек тә әлеге вакытка кадәр әби-бабаларның, әти-әниләрнең кулы тигән әйберләрне, өй эчен бизәү өчен кулланыла торган элементларны яшь буыннарга тапшыру теләге туа. 2003 елдан башлап ул, әкренләп булса да, музей почмагы өчен экспонатлар җыюга керешә. Музей почмагында урын алган күп кенә экспонатлар аның шәхси яисә туган-тумачасыннан алынган әйберләр тәшкил итә.
Мәҗидә ханымга экспонатлар туп-лауда авыл халкы да нык ярдәм итә. Мәсәлән, чыгышы белән Ломат авылыннан Әнвәр Аширов үз авылы, аның тарихын туплауда чиксез күп эш башкарган кеше. Авылыннан инде күп еллар читтә яшәп, Кузбасс шахталарында хезмәт куйган Әнвәр ага берничә китап авторы да. «Историческая судьба татар Кузбасса» дигән китабында автор горурланып: «Безнең татар халкы – көчле рухлы халык, зур-бай тарихлы, бөек, затлы халык... Үзенең динен, ана телен, гореф-гадәтләрен белмәгән, белергә дә теләмәгән халык – ул җансыз халык, динсез халык, рухи ярлы халык», – дип яза. Әлеге музейга да Әнвәр ага гел ярдәм итеп килә, экспонатлар туплауда да булыша. Мәсәлән, шундыйларның берсе – гаилә әләме. Аны авыл әләме дә дип әйтергә мөмкин булыр иде. Әлә-мдәге көрәк ха-лыкның тырышлыгы турында сөйләсә, агач, аның күзләре – һәрдаим «ачык булырга», ягъни халкын төрле хәтәрләрдән саклап торырга тиешлек хакында, куян колаклары исә һәрчак уяу булырга өнди. Халкыбыз тарихында зур югалтулар кичергән, шуңа күрә дә әлеге әләмдәге һәр тамга-сурәт шуларны истә тотып, киләчәгенең якты булуына ышаныч белдереп сайланган. Әләмнең җирлеге күк төсендә булуы аяз күк йөзе, тотрык-лылык, тынычлык, намус символы. Яшел агач, әлбәттә, яшәү-яшьнәү символы, имән агачы – ныклык, бердәмлек, камиллек идеясен чагылдыра. Әнвәр ага бүләк иткән шахтерлар фонаре да озын юллар аша үтеп, биредә үз урынын тапкан.
Музей экспонатлары этнография һәм көнкүреш, гамәли сәнгать, рәсем сәнгате әйберләреннән гыйбарәт. Экспозицияләр авылның тарихы, күре-некле кешеләре, аларның тормышлары турында сөйли. Музейның бер почмагында Бөек Ватан сугышы, анда катнашучыларга багышланган стенд та булдырылган.
Һәр туган якны өйрәнү музееның үз үзенчәлеге була. Биредә гореф-гадәтләргә, авылның эш-чән халкына төп игътибар бирелгән, аның төп юнәлешенең берсе дә – туган якның һәм авылның мәдәнияте, көнкүрешен өйрәнү. Җирле осталарның кул эшләнмәләре күп тупланган биредә. Мәсәлән, мендәрләргә, япмаларга чигелгән җете бизәкләр күз явын алырлык. Әлеге як сөйләменә хас булганча әйтсәк, себергеч-йөзлек, ягъни сөлгеләр чигелеше шулай ук күп төрле һәм үзгә. Халкыбызның күңел җәүһәрләре булган эскәтер-сөлгеләр, мендәр тышлары, милли күлмәкләр, тукылган паласлар беркемне дә битараф калдырмастыр.
Экспонатлар, инде әйтеп үткәнчә, әкренләп җыела, туплана бара. Соңгы табылдык - йөн эрләү станогы - шулай ук сирәк табышларның берсе. Гомумән, эш кораллары тупланган бүлек иң бай, кызыклы һәм ерак тарихларга барып тоташкан бүлекләрнең берсе дисәк тә ялгышмабыз.
Мәҗидә ханымның чиксез тырышлыгы белән булдырылган музей экспонатларның байлыгы белән куандыра. Ул аларның һәрберсе хакында яратып, горурланып сөйли.
Шундый фидакарьлек, зур көч куеп булдырылган әлеге музейның хәл итәсе мәсьәләләре күп. Музей урнашкан бинага да, музейга да ныклы ремонт кирәк, экспонатларны саклау өчен  аерым шартлар булдыру да мөһим. Ләкин бу бер ханымның җилкәсенә генә аударып калдырылмасын иде. Музейны алга таба яшәтү өчен иганәчеләрнең ярдәме, җитәкчеләрнең ныклы терәге сорала. Берәмтекләп, бөртекләп җыелган әлеге хәзинәне бергәләп сакларга кирәк. Туган як тарихына битараф булмаган, туган ягына файда китерергә омтылып, үткәнен барлап, саклап, киләчәк буыннарга да тапшыру өмете белән янган Мәҗидә ханымга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, эшендә уңышлар теләп калабыз. Шундый фидакарьләрнең булуы ул авыл өчен зур мәртәбә!

Ләйлә ГАРИПОВА, ИЯЛИның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Әлфия БУЛАТОВА, ИЯЛИның өлкән фәнни хезмәткәре