Көтү чыгу – авыл тормышын, ритмын үзгәртә торган, дүрт күзләп, санап көтә торган зур вакыйга. Көтәрсең дә, көздән туплаган ашлык - печән запасы кимеп барса...
Җәй ае керде, авылларда терлекләрне көтүгә чыгарырга күптән вакыт. Әмма кайбер авылларда әлеге мәсьәлә һаман хәл ителмәгән булса, Мордовиябезнең татарлар яшәгән районнарның зур авылларында инде апрель урталарында ук көтү чыккан. Аларда көтүне авыл халкы чиратлап та көтә, көтүчегә акча түләп тә көттерәләр. Кечкенә авылларның да күбесендә көтү чыккан. Билгеле, мал саны аз булгач, көтүче яллап булмый. Шуңа да кечкенә генә Зубово-Поляны районы Татар Лунданы авылында үз малларын үзләре көтәләр.
Ләмберә районы Татар Тавла авылында дүрт дистәдән артыграк баш сыерлар асрыйлар. Яртысыннан күбесен фермер Азат Рәстәм улы Алмакаев  үстерә. Татар Тавла авылының табигате матур, җәйләүләре иркен, тау асларында үлән җитәрлек; шунда мал-туар рәхәтләнеп тукланып йөри. Ә кайбер хуҗалар малларын печәнне чабып китергән үлән белән ашаталар.
Темников районы Тархан авылында гомер-гомергә зур-зур көтүләр, башка авылларда төсле, чыга торган иде. Ә бүген сарыклар көтүен генә чиратлап саклыйлар. Сыерлар аз асрыйлар, шунлыктан көтүгә кумыйлар.
Кадошкино районы Латышовка авылындагы сарык көтүе апрель азагында чыккан, әлегә биредә дә көтүне чиратлап көтәләр. Әмма күрше Большие Поляны авылында сарыкларын я электрокөтүче саклый, я үз тирәләрендә саклыйлар. Сыерлар асраучы да аз. Берничә фермер бар: алар да я үзләре саклый, я электрокөтүче.
Менә шундый яңалыклар бар авыл җирләрендә.

Н.ХӘЛИЛ