«Сколково» резиденты һәм ТОСЭР «Рузаевка» «Экспонента» компаниясе Россиядә һәм дөньяда беренче булып метаналны сыек фазалы окисландыру юлы белән кырмыска кислотасы җитештерүне гамәлгә ашырган предприятие була. Хәзер Рузаевка шәһәрендә матдәне аналоглары булмаган технология буенча алалар.
Мордовия Республикасы Главасы Артём Алексеевич Здунов билгеләп үткәнчә, Ватан чималларын кулланучы үз технологияләре мөһим һәм безнең җитештерүчеләрне эчке кооперациягә юнәлтә. Төбәктә җитештерелгән барлык әйберләр беренче чиратта җирле предприятиеләр тарафыннан кулланылырга тиеш. Н.П.Огарев исемен йөрткән уни-верситетның фәнни технологияләр һәм яңа материаллар институтының физик химия кафедрасының өлкән укытучысы, яшь һәм перспективалы галим Сергей Валерьевич Арасланкин 2016 елның апрелендә Рузаевка шәһәрендә үз эшен ачарга карар итә һәм «Экспонента» компаниясенә нигез сала. Сергей Валерьевич бизнес өчен сайлаган өлкә кирәкле булган, әмма технологик яктан бөтенләй үзләштерелмәгән. Шуңа күрә фәнни тикшеренүләр үткәрү тәҗрибәсе һәм сәнәгатьчеләр белән турыдан-туры диалог базарга нәрсә кирәклеген һәм моны практикада ничек тормышка ашырырга икәнен төгәлрәк аңларга мөмкинлек бирде. «Экспонента» компаниясенең исеме очраклы сайланмаган, чөнки җитәкчелек беренче чиратта тотрыклы үсешкә һәм яңа эш урыннары булдыруга ирешергә тели. Фәнни-җитештерү предприятиесенең соңгы сүз белән җиһазландырылган үз фәнни-тикшеренү лабораторияләре компаниянең зур горурлыгы. Алар тикшеренүләрне иң югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирә. Биредә үлчәү приборлары, заманча җиһазлар бар, югары квалификацияле белгечләр эшли. Болар барысы да идеядән әзер продуктка кадәр этапны үтәргә мөмкинлек бирә.
Сергей Валерьевич Арасланкин перспективалы компаниянең генераль директоры булып тора. Үз коллективында ул идеяләр генераторы. Бүген бу әйдәп баручы предприятие сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен химик материаллар чыгара, гамәли химия, эксперименталь микробиология һәм төзелеш материалларын өйрәнү өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрә һәм гамәлгә ашыра. Авыл хуҗалыгы тармагы кысаларында: иген культураларын силослау һәм плющлау өчен консервантлар һәм эре мөгезле терлек һәм кош-корт өчен азык өстәмәләре җитештерү һәм җиткерү гамәлгә ашырыла.
Шулай ук төзелеш тармагы пред-приятиеләренә компания катыландыру катализаторлары, тоту ингибиторлары, реологик өстәмәләр, күбек сүндерүчеләр һәм башка модификацияләүче өстәмәләр җи-бәрә. Алар барысы да безнең илдә киң кулланыла. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, «Экспонента» продукциясенең төп өлешенә Россиядә аналоглар юк.
Хәзер безнең илдә төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өчен кирәкле химик чималның кискен дефициты күзәтелә. Россиядә нигездә чит ил эшләнмәләре кулланыла, ә бу импорт материалларын җәлеп итүне таләп итә. Шуңа күрә «Экспонента» җитәкчелеге илдә беренчеләрдән булып шундый ук компонентны безнең республика эчендә җитеш-терергә тәкъдим итте. Җитештерелгән продукция уникаль һәм импортны алмаштыра. Сату географиясе күп санлы төбәкләрне һәм шәһәрләрне үз эченә ала. Компания бүген дә импортны алмаштыру сәясәтен нык тота.
Күптән түгел биредә чын уңыш булды - метаналны сыек фазалы окисландыру юлы белән кырмыска кислотасы җитештерү буенча бөтен дөнья өчен уникаль технологияне эшләтеп җибәрде. Технологик линияне модернизацияләү нәтиҗәсендә җитештерү процессы максималь гадиләштерелә, шулай ук процессны автоматлаштырылган контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка килә.
- Безнең технология Россия Федерациясендә генә түгел, бөтен дөньяда химия җитештерү өчен уникаль. Шунысын да әйтергә кирәк, бер генә илдә дә аналоглар юк! Шуңа күрә Рузаевкада, минем туган һәм яраткан шәһәремдә, чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды, без аңа шулкадәр озак бардык һәм аны түземсезлек белән көттек! Кырмыска кислотасы - кыйммәтле химик чимал. Аның куллану өлкәләре күп. Ул азык-төлек, фармацевтика, химия һәм медицина сәнәгатендә, аерым алганда, авыл хуҗалыгы тармагында кулланыла. Бу юлыбызның башы гына, алда тагын да күбрәк идеялар һәм планнар бар! - дип билгеләп үтә «Экспонента» компаниясенең генераль директоры Сергей Валерьевич Арасланкин «Рузаевские новости»га биргән интервьюсында.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде