Гадәт буенча, һәр елны Зубово-Поляна районы татар авылларында (Тат.- Лундан, Кочетовка, бәйрәмгә Горенка авылыннан да киләләр) “Кыр кырбаны” үткәрәләр. Бу ата-бабаларыбыздан сакланып калган бәйрәм; кайсы авылда үткәрсәләр дә, барлык авыл халкы өчен уртак.
“Кыр корбаны” бәйрәме дога кылу белән башлана, ә аннара Аллаһы Тәгаләдән уңыш мул булып үсүне, дөньяларда тынычлык булуны, тәбигатьнең рәхимле булуын сорап, корбан бугазлана. Гадәт буенча, бу көнне халык хуҗалыкларында бернинди эш эшләми.

Ә Бәйрәм алдыннан авыл аксакаллары белән әбиләре, өч көн беррәттән, авыл яны кырына теләкләр теләү намазларын укырга чыгалар. Өченче көн, намаздан соң, корбанны Вахит хәзрәт Немешев укып бугазлый. Иттән, урнашылганы гадәт буенча, халыкны сыйлау максаты белән, яңа эшкәртелгән иткә салма пешерәләр.
Әзер салынган салманы авыл хатын-кызлары өйләреннән алып киләләр. Быел да зур-зур казаннарда, Динар Утемишев белән Анвар Канчеров, тырыша-тырыша, хөрмәтле авылдашлары һәм кунаклар өчен, тәмле аш пешергәннәр.
Кунаклар дигәндә, алар арасында безгә таныш Казан галимнәре. Аларны бу районда Зубово-Поляна районы башлыгы урынбасары Ю.В.Чекмарев белән Горенкада авылҗирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Е.Д.Филиппова каршы алган. Аннары бергәләп Татар Лунданында милли татар йоласы буенча үткәрелә торган “Кыр корбаны”нда катнаштканнар.
Бәйрәмгә, Татар Лунданы белән Кочетовка авыл халкы, алдан киселеп куйган салма белән казыдан башка, милли камыр ризыклары –пәрәмәчләре белән бергә, алып киләләр. Зур-зур эскәтерләр җәеп хуш исле самовырда кайнатылган чәйле өстәлләр артына утырып бәйрәм иткәннәр. Мордовия халкы бик тә кунакчыл. Халык чәчәкле-үләнле кырда рәхәтләнеп сыйлансалар, авылдагы бер кешене да онытмыйча, гадәт буенча, “Кыр корбаны” бәйрәменә килә алмаган картларга, аш-суны өйләренә илтеп бирәләр. Этнографлар мондый йола турында ишеткәннәре булган, әмма беренче тапкыр катнашканнары турында әйткәннәр. Аннары галимнәр авылның өлкән яшьтәге кешеләреннән татар авыллары тормышы һәм риваятьләре турында мәгълүмат җыйганнар.
Традицияләр халыкны берләштерүче төп көч булып тора. Һәм бары тик ата-бабаларын, ата-аналарын, бабаларын хөрмәт итүче, традицион нигезләрне саклаучы милләт кенә көчле бердәмлеккә һәм чын көчкә ия.

Наилә НАСЫРОВА, фотолар Горенка мәктәбе сайтыннан