Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, газиз ватандашларым, хөрмәтле дин кардәшләрем! Форсаттан кулланып Мордовия Республикасында Россия Федерациясе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәты вәкилияте тарафыннан, шәхсән үземнең әтрафымнан барчагызны да киләсе мөбарәк Гарәфә көне һәм Ид-әл-Әдха Курбан гаете бәйрәме уңаеннан чын ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Аллаhы Раббыбыз Коръәни Кәримдә Кәүсәр сүрәсендә болай дия: «Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән...
Без сиңа, хакыйкатьтә, Кәүсәр бирдек.
Һәм Раббыңа намаз үтә һәм корбан чал!
Хакыйкатьтә, сине күрәлмаучы – өтек булучыдыр». Аллаһы Раббыбыз пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә боера: «Намаз үтә - фарыз гамәл һәм корбан чал!», Раббыбызның Коръәни Кәримендә һәрбер аятендә һәм һәрбер сүзендә мәгънә һәм хикмәт бар, шул сәбәпле мәзхәб башлыгыбыз Имам Әгъзам абу Хәнифә Ногман ибн Сәбит әл-Куфи хәзрәтләре үзенең иҗтиһадында бу турыда болай дигән - зәкәт түләү нисабы булган бәндәләр өчен корбан гамәле кылу вәҗиб рәтенә керә, әгәр дә шушы гамәл үтәлми калса бәндә Аллаһы Тәгалә хозурына гөнаһлы булып калыр, - дип иҗтиһад кылган.
Хөрмәтле дин кардәшләрем, шушы зөлхиҗҗә аеның мөбарәк көннәрендә Аллаһ разыйлыгын өмет итеп шөкрәнә рәвешендә суелган корбаннарыгызны Ходай Тәгалә кабул әйләсен! Корбаннарыгызны Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгалә хозурына ниятләп юллаган вакытта бөтен изге хәер-догаларыгызны, хыялларыгызны һәм теләкләрегезне Хак Тәгалә тормышка ашырсын, чөнки бернәрсә дә бәндәнең тәгъдирен алмаштыра алалмыйм мәгәре догадан һәм гамәлдән гайре.
Хаҗҗиләребезнең Мәккә Мөкәр-рәмә дә һәм Мәдинә Мөнәввәрә дә кылган изге йола-гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул әйләсен!
Даими рәвештә шушы тәшрик көннәрне Ватаныбыз, күп милләтле халкыбыз, хәрбиләребез, дәүләт җитәкчеләребез һәм түрәләребез өчен хәер-догада бергә булык бердәм булык!
Барчагызга да зур ихтирам, хәер-дога, кайнар сәламләр белән,

 

Рафаэль-хәзрәт МАНЮРОВ,
Мордовия Республикасында Россия Федерациясе мөселманнарыныңҮзәк диния нәзарәты тулы хокуклы вәкиле