Елның елында балаларның җәйге ялын оештыруга хөкүмәтебез һәм Мордовия районнары җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә.
Мордовия мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте тарафыннан бастырылган мәгълүмат буенча, республикабыз территориясендә хәзерге вакытта 253 мәктәп яны лагере эшли. Аларда 9727 укучы ял итә.
Ведомствода учреждениеләр рес- публиканың 16 районында һәм Саранскида эшли, дип әйтәләр. Аларның һәркайсында балалар өчен белем бирү программалары эшләнгән, алар ялны файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирелә.
Мәктәп яны лагерьлары программа-лары балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Ул үз эченә акцияләр һәм рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән төрле кызык лы ярышларны алган. Дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларга аеруча игътибар ителә.
Мәсәлән, июньнең бер көнендә генә дә Ләмберә районы татар мәктәпләрендә оештырылган ял лагерьлары тыгыз эш-чәнлек алып баралар. Пензятка авылы китапханәсе белән авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Салават күпере» мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар өчен, экологик  уен оештырганнар. Шулай ук лагерьларда ял итүчеләр өчен Аксен, Кривозерье Мәдәният йортлары хезмәткәрләре күңел ачу программалары үткәргәннәр.
Рузаевка районы Татар Пешлә мәдә- ният йорты хезмәткәрләре үткән атнада мәктәп яны лагерендә ял итүчеләр өчен конкурслар, викториналар, уенлы программалары дискотека белән тәмамланган.
Шул ук числода Кадошкино районы Латышовка мәктәбе «Кояш нуркайлары» дигән ял лагерендагы балалар авыл китапханәсендә «Китап  көне» үткәргәннәр.
Көндезге мәктәп яны лагерьлары үз эшчәнлекләрен хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, лингвистик, сәнгати-эстетик, физкультура-спорт юнәлешләрендә алып баралар. Үткәрелгән һәрбер чара балаларга рәхәтлек алып килгән – күңелле ял иткәннәр.
Шулай ук июль-август айларында мәк- тәпләрдә ял мәйданчыклары оештыру планлаштырыла.

Н.ХӘЛИЛ