2022 ел башында 95 яшьлек юбилеен хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Ельники районы Акчеево авылында яшәүче хөрмәтле Мещерова Халифә Хасян кызы билгеләп үтте.
Артта хезмәт, кайчакта авырлыклар белән тулы зур тормыш юлы. Балачагы сугыш белән сугарылган һәм яшьлеге сугыш белән кыздырылган юбилярша исеменә Ватаныбыз Президенты В.В. Путиннан котлау хаты килә. Анда хәзерге стандартлар буенча күтәрә алмаслык зур хезмәт өчен рәхмәт.
Халифә Хасян кызы 1927 елның 16 январендә Шехмаметьев Хасян Ибраһим улы белән Асьма Айзәтулла кызы гаиләсендә туган. Халифәдән соң гаиләдә, бер-бер артлы тагы 10 бала туа. Бераз үсә төшкәч, Халифә шул ун балага Апай булып тора һәм соңга күпсанлы племянникларына да аның ишеге һәрвакыт ачык була. Хасян кызы Халифәнең балачагы белән яшүсмер еллары коллективизация белән Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 1941 елда, әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә (әтисе биографиясендә өченче сугыш), Халифәгә барлыгы 13 яшь була. Эшкә яраклы яшьтәге барлык ир-атларны фронтка киткәч, тулы хокуклы колхозчыга әйләнә Халифә: печән чаба, ашлык ура – суга, кыскасы – барлык ир-ат эшен башкарырга туры килгән аңа. Ә кырдан соң, икенче смена буларак, кечкенә эне-сеңелләрен, картларны карау белән бергә, бакча-йорт эшләрен үтәргә туры килгән аңа. Шундый чынбарлык кызны тиз олыгаерга, характер күрсәтеп авырлыкларны җиңәргә өйрәтә.
Эх, яшьлек еллары... Каты арыганлыкка карамастан, кичләре яшьләр бергә җыелып җырлар җырлаганнар, биеп-уйнап вакыт үткәнен дә сизмәгәннәр - таң аткан. Ә иртә таңнан тагы эш. Тормыш шулай дәвам иткән.
1943 елны, Халифә, Акчеево авылының берничә хатын һәм кызлар белән бергә, Мордовиянең Зубово-Поляна районына торф эшкәртергә, урман әзерләргә җибәрәләр. Ә соңыннан Мәскәү өлкәсенә күчерәләр. Иртә таңнан агач кисү, куакларын чабу, штабельләргә өю белән караңгыга кадәр башкарганнар. Көн нормасын үтәгәннәргә 100 грамм ипи биргәннәр.
Совет халкының сугыш кырында һәм тылда күрсәткән батырлыклары көтелгән Җиңүне алып килә. Соңрак Шехмаметьевлар гаиләсен тагы бер шатлык көтә - әтиләре фронттан кайта. Яралы булса да, өйдә ир-ат көче!
Авырлыкларны җиңә-җиңә еллар үтә. 1950 елда Халифә Хасян кызы якташы Анвәр Таһир улы Мещеровка кияүгә чыга. Акчеевода алар өй салалар, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Пенсиягә кадәр Халифә Хасян кызы колхозчы булып эшли. Аның җилкәсендә барлык сезонлы эшләр - печән чабу, бәрәңге җыю, сенаж һәм саламны эскертләү (скирдование) булган. Еш кына, әгәр кемдер сәламәтлеге буенча эшенә чыга алмаса, терлекчеләрне (бозаулар караган) яки савучыларны алмаштырган. Почтада да эшләп алган ул. Акчеево халкыннан сөт белән май да җыйган. Моңа карамастан, аның йорт хуҗалыгында тәртип булган, мал-туар да асраган. Дөресен әйткәндә, авыл кешесенә 70 төрле һөнәр белү дә аз. Аның ире, Анвәр Таһир улы да тыл хезмәтчәне. Ул туган авыллары колхозында тракторист, механик, ашлык сортировщигы, кырчылык бригадасы бригадиры булып эшләгән, пилорамда төзелеш материаллары әзерләү белән дә шөгыльләнгән. Хәлифә Хасяновна аны 1985 елда җирли. Тырыша-тырыша алар дүрт кайгыртучан бала тәрбияләп үстергәннәр. Ирен җирләнгәннән соң, Хәлифә Хасян кызы беркайчан да ялгызлык кичермәгән. Балаларының икесе - улы Шәриф һәм кызы Алия исән. Хәлифә Хасяновнаның яшь нәсел дәвамчысы - өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Бүген Халифә апа якыннарының кадер-хөрмәте белән уратып алынган.
Үзенең олы булуына карамастан, Халифә Хасян кызы Мещерова тәмле-тәмле ашлар пешерә, шул исәптән милли татар ашларын да. Мәсәлән, бик тә тәмле пироглар, пәрәмәчләр, катлама һәм алкалар. Оныклары белән оныкчыкларына кабатланмас матур орнамент белән киемнәр бәйли. Ул якыннарына чиксез мәхәббәт өләшә. Халифә Хасян кызы үзенең киләчәк буыны вәкилләренә көчле хатын-кыз үрнәге; төрле яклап булдыклы һәм якыннары өчен бик тә сөекле.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде