18 майда Торбеево районы стадионында Советлар Союзы Герое, якташыбыз Михаил Петрович Девятаев истәлегенә йөгерү һәм спорт йөреше буенча республика ярышлары узды. Анда Мордовия һәм Саранск шәһәрләреннән спортчылар катнашты.
Бу көнне стадионда җанлы кәеф хөкем сөрде. Җанатарлар тарафыннан дәртләндерелгән спортчылар дистанцияләрне үз яшь категорияләре буенча үттеләр. Ярышларда катнашучылар һәм кунаклар өчен кайнар ризык оештырылды.