Саранскта “Эквадор” IV гаилә экологик фестивальнең “Табигатьне балаларга саклыйк!”  чарасы үтте.
“Игелекле капкачлар” һәм “Батареялар, бирелегез!” дигән экология - хәйрия фестиваленең акцияләрендә утыз дүрт белем бирү учреждениесе, шулай ук Саранск, Рузаевка, Ләмберә, Ичалки, Ковылкино районнары халкы катнашты.

Алар 197 килограмм капкачны җыеп эшкәртүгә җибәргәннәр. Кулланылган батареялар 34 белем бирү оешмасыннан утильләштерүгә тапшырылган. 320 килограмм куркыныч калдыклар җыелган.