Бәйрәм гөрләп барган вакытта «Фестивальная» мәйданчыгында кем җырчыга кушылып җырлый, кем дәртле җырга кушылып бии...
Ләмберә районы Аксёново авылында үткән Бөтенроссия авыл Сабан туенда, башкалар белән беррәттән, Вил Усманов - профессиональ татар җырчысы, композитор, Татарстанның халык артисты чыгышын тынладым. Матур көе белән халыкның күңелен тибрәндерде Вил Нургали улы. Берничә җырын рәхәтләнеп тыңлагач, сцена янына төшкән артист белән әңгәмә кордым. Олы җанлы җырчы сорауларыма тулы җавап бирде.
Сабантуйдан алган хис-кичерешлә-регез белән уртаклашыр идегез дип сорагач, ул: «Аксёновода үтә торган XII Бөтенроссия авыл Сабантуе - Россия халыкларының мәдәни мирасы елының иң мөһим вакыйгаларының берсе дип әйтергә урын бар. Дуслыкны берләштерә торган бәйрәм бу. Төрле милләт халкының мәдәнияты тәгъдим ителгән. Һәрбер почмакта туган татар телебез яңгырый: бердәм булыйк, бергә булыйк.
Тулаем бәйрәмгә килгәндә - тырышып әзерләнелгән чара, һәрбер әйбер уйланылган: мәйданнары, парковкаларына кадәр... Мин катнашкан концертта мордва артистлары номерлары Татарстанныкылар белән бергә үрелеп бара.»
Зур рәхмәтләр әйтеп, матур теләкләр теләп хушлаштым Вил Усманов белән.

Наилә НАСЫРОВА