1817 елда алман профессоры барон Карл фон Дрез из Карлсруэ төзи, ә 1818 елда беренче ике көпчәкле самокат патентлана, аны ул “йөгерү машинасы” дип атый (Laufmaschine).
Дреза самокаты ике көпчәкле, агач рульле, башка төрле педальле иде, дип билгеләмә бирә Wikipedia. Бу профессорга уйлап табулары өчен, бигрәк тә авылныкылар рәхмәт әйтә.
Бүген барлык авылларда велосипед - кешеләренең тормышының аерылгысыз өлеше. Бала аякка басуга, әти-әнисе аңа велосипед сатып ала – бу шундый зур бәхет, әйтеп бетереп булмый! Һәм менә ул башта өч көпчәкле, аннары ике көпчәкле велосипед педальларына таянып, бу тормышны “әйләндерә” башлыйлар. Шулай, тормышта бу төр транспорт һәйкәлләр куярдый урын алып тора. Һәм Ельникның Заречный урамында яшәүче өе алдына шундый (рәсемдә) үзенчәлекле һәйкәл куйган.
Велосипедта йөрү - спорт кына түгел, ә зур ләззәт, бигрәк тә җәйге вакытта. Тик авылда кышын да велосипедта йөргәннәрен күрергә була, мәсәлән, хатын-кызлар тиз генә кибеткә ипигә чаба ала.
Кадошкино районының “Возрождение” газе-тасы язмаларының берсендә лаеклы ялда булган актив кеше - Наилә Исмагыйль кызы Янбулатованы велосипедта күрдем. Ул - лаеклы ялда булган актив кешеләрнең берсе. Алар белән сокланмый мөмкин түгел, чөнки бу кешеләр пенсиягә чыккач та тулы тормыш белән яшәргә мөмкин булуын һәрвакыт раслыйлар. Үз тормышыңны якты, бай, кызыклы, мәгънәле итү теләге булу пенсиядә чакта бик актуаль.
Наилә Исмагыйль кызы Янбулатова - 13 ел стажлы һәм бары тик актив тормыш позициясе булган пенсионер. Хәзер ул өй хуҗалыгын алып бара; яз һәм җәй айларында бакчада, йорт тирәсендә чәчәкләр утырта, хуҗалык эшләре белән шогыльләнә. Кечкенәдән теләсә нинди өй эшләрен башкарырга өйрәнгән. Ун-ике яшеннән Исмагыйль кызы Наилә кибеттә сатучы булып эшләгән әнисенә җыештырыр-га булыша. Большие Поляны урта мәктәбенең унынчы сыйныфын тәмамлагач, Саранск кооператив техникумына укырга керә. Ә аны тәмамлаганнан соң, туган авылына кайта. 1972 елда Наиль Хөсәен улы Янбулатовка кияүгә чыга. Бер елдан яшь гаилә Кадошкино бистәсенә күчеп килә. Тагын бер елдан соң аларның кызлары Светлана туа. Ә 1975 елда Наилә Исмәгыйль кызы Кадошкино электротехника заводына эшкә урнаша, анда лаеклы ялга чыкканчы ашханә мөдире булып эшли. 1978 елда улы Дамир туа. Ә хәзер балаларының үз балалары бар. Наилә Ис-магыйль кызының өч оныгы үсә. Балалары, гаиләләре белән каникулларга, озын яллар вакытында Мәскәү белән Санкт – Петербургтан киләләр.
- Без ирем белән бөтен яшьлегебезне балалар тәр-бияләүгә һәм электротехника заводында тырышып эшләүгә бирдек. Ирем башта машина йөртүче буларак рейсларга йөрде, аннан озак вакытлар завод җитәкчесен йөртте. Хәзер ул да лаеклы ялда. Балалар һәм оныклар безгә һәрчак ярдәм итә. Без аларга барысы өчен дә рәхмәтле һәм алар белән горурланабыз. Улым хәрби, оныгым да аның юлыннан бара. Тагын бер оныгым Мәскәүдә дипломатик кадетлар корпусында укый, - дип сөйли үзенең гаиләсе турында Наилә Исмагыйль кызы Янбулатова.
- Безнең заводта ашханә зур иде. Бөтен район үзәгендә шундый зур бердән-бер булды. 120 урынга кадәр хезмәт күрсәтә идек. Без ике смена эшләдек: ике пешекче, зал һәм кухня хезмәткәрләре, савыт-саба юучы. Хезмәттәшләрем күп иде - Надежда Трохина, Нина Лапаева, Мария Лобанова һәм башкалар. Без дус идек һәм хәзер дә аралашабыз. Ашханә хезмәткәрләре һәрвакыт ризыкны тәмле һәм туклыклы итеп пешерергә тырыштылар; безнең эшебезне гел әйбәт дип бәяләделәр. Ихлас күңел белән эшләдек, коллектив та тату иде. Ә моңа, үзегез беләсез, күп нәрсә бәйле, - дип искә ала язма героебыз.
Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Н.И.Янбулатовага район башлыгы берничә тапкыр Рәхмәтен белдерә, Мордовия Дәүләт Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Эшләгән вакытында завод хорында да җырлый Наилә Исмаил кызы. Әлбәттә, балаларны тәрбияләү белән эштән тыш, йорт хуҗалыгы да күп вакыт ала иде. Ике сыер, үгез, күркә, тавыклар, үрдәкләр, казлар күп асрыйлар.... Бакча. Хәзер инде бу кадәр эш юк. Тавыклары гына калган аларның. Йорт янында буада - балык. Әмма хоббие - чәчәкләр үстерүе үзгәрешсез кала. Хуҗабикәнең бакчасы, тирә-ягы чәчәккә күмелгән.
Актив кеше, гомере буена актив инде. Узган ел Наилә Исмәгыйль кызы скандинавия йөреше белән иптәшләре Раисә Зверовщикова, Валентина Агафонова һәм Раисә Климова белән шөгыльләнгән. ФОКта аларга махсус таяклар биргәннәр, һәм алар стадион һәм Кадошкино бистәсе буйлап йөргәннәр. Наилә Исмәгыйль кызы даими рәвештә авыл бренды булган велосипедта йөрде, ә хәзер яңа транспорт төре- самокатка күчеп утырды. Балалары туган көненә бүләк иткәннәр, ул электр утына утыра да китә, рәхәт, аягың авыртуын да сизмисең! Наилә үзенең транспортыннан аерылмый, аның белән бөтен җирдә - азык-төлек кибетенә дә, банкка да, коммуналь түләүләр буенча квитанцияләр түләү өчен дә, гомумән, һәр эш буенча да хезмәт ветераны йөри.

Наилә НАСЫРОВА