Урып-җыю кампаниясенең барышы, шулай ук азык-төлек базарындагы хәл турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган оператив штаб утырышында фикер алыштылар. Министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган чарада федераль ведомстволар, АПК идарәсенең төбәк органнары, тармак берлекләре һәм оешмалар вәкилләре катнашты. Мордовия Республикасыннан утырыш эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Иван Учайкин һәм министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Россия төбәкләренең күбесе урып-җыю процессына кушыла. Бүгенге көндә 34,9 млн. тонна ашлык суктырылган, ил буенча тулаем уңыш күрсәткечләре узган ел дәрәҗәсеннән артып китә.
Мордовиядә дә аграрийларыбызның кызу вакыты. Шулай, 26 июльгә Мор-довиядә урып-җыю кампаниясенә респуб-ликаның барлык муниципаль районында-гы авыл хуҗалыгы предприятиеләре кушылды. Алар гектарыннан уртача 26,2 центнер (үткән елдан -14, 7 ц\га кимрәк) уңыш белән 374,6 мең тонна ашлык җыеп алганнар инде. Агымдагы сезонда республика игенчеләренә 464,4 мең га мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культураларны (кукуруздан башка) җыеп алырга кирәк булачак.
Аграрийлар урак белән бер үк вакытта эре мөгезле терлек өчен азык әзерләү, 2022 ел уңышы өчен туфрак әзерләү белән мәшгуль. Әйтеп китәргә кирәк, 21 июльдә Мордовиядә яшел борчак эшкәртү сезоны тәмамланды. «Саранский» консервалар заводы 3,8 мең тонна чимал эшкәрткән.