Ел саен августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Физкультурачы көнен безнең миллионлаган ватандашларыбыз үз бәйрәмнәре дип саный.
Бу - һөнәренә һәм яшенә карамастан, спортны яратучылар көне. Торбеево бүгенге көндә спорт хәрәкәте ветераннары саклаган спорт традицияләре белән һәрвакыт дан тотты, мәсәлән, Россия Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищевыбыз. Ә актив яшьләр бу спорт хәрәкәтен дәвам итә. Яшь, өметле спортчыларның зур когортына сәләтле дзюдочы, пауэрлифтинг буенча бронза яулаган Алина Такташованы да керә. Торбеево ДЮСШда тренер Владимир Алексеевич Мишинда тәрбияләнүче Алина Такташова пауэрлифтинг буенча Россия беренчелеге призеры булды. Тулада үткән ярышларда Мордовиядән яшь спортчы 14-18 яшьлек кызлар арасында 57 кг. авырлыктагы категориядә өченче урынны яулаган. Ул «классик жим» дисциплинасында 57,5 кг күтәргән. Үзенең авырлыгыннан 0,5 кг артык күтәргән. Әйтеп китәргә кирәк, турнирда Россиянең 59 төбәгеннән барлыгы 300гә якын спортчы катнаша, ә регионыбызның данын бер Алина данлый. Алина Саид кызы Такташованы бу төр спорт буенча Россия җыелмасы-сборные составына кабул иткәннәр.
Алтмыш медаль иясе ундүрт яшьлек Алина Такташова тумышы белән Торбееводан, Торбеевоның икенче мәктәбендә белем ала. Яшь спортчы һәрвакыт тренировкаларга бик теләп йөри. Алинаның спорт казанышлары озак көттерми. Ул үзенең Татар-Юнки, әнисе Диляра Динар кызының туган авылындагы беренче район ярышларын мәңгегә хәтерендә калдыра: анда ул ышанычлы беренчелекне яулый. Республика ярышларына, аннан соң Бөтенроссия ярышларына да чыга башлый. Бүген ул Мордовия җыелма командасы составында республика данын яклый, алда - Россия командасы составында.
8 сыйныфны тәмамлаган Торбеево мәктәбе укучысы Алина Такташованы барлык спорт ярышларында әтисе Саид Имать улы Такташов белән турнирга йөри. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аның төп җанатары – Алинаны барлык ярышларда озатып йөрүче әтисе Саид Имать улы (тумышы белән якташ язучыбыз Такташлы Сыркыдыдан); аның белән бергә уңышсызлыклар кичерә һәм җиңүләргә шатлана. Әлбәттә, ул үзенең талантлы кызы белән горурлана һәм алга таба уңышлар тели.
Әйтеп китәргә кирәк, татар җанлы, яратып Юнкидә, Сыркыдысында Аетларны бәйрәм иткән, тырыш һәм булдыклы Торбеево тимер юлы участогы начальнигы Саид Имать улы белән яратып милли ашларыбызны – пәрәмәч, бәлешләребезне пешергән, коллективында хөрмәт казанган Торбеево тимер юлы кассасы кассиры Диляра Динар кызы Алинага һәм аның апасы Эльвирага тиешле тәрбия биреп үстерәләр. Югары белемле Эльвиралары гаиләсе белән башкалабыз Мәскәүдә яши. Ә Алина бүген үзенең барлык сәләтләрен кулланырга тырыша, спортта яңа биеклекләргә ирешү өчен көч куя. Алина белән аралашканда ул әнисе әзерләгән чәк-чәкне һәм пәрәмәчне бик тә тәмләп ашарга ярата. Укудан, спорттан буш вакытларда рәсем ясарга, гитарада уйнарга ярата.
«Бары тик үз-үзеңә ышанырга кирәк, шул чакта барысы да килеп чыгачак!» - дип елмаеп кызы турында сөйли сәләтле пауэрлифтингчы, дзюдочы Алина Такташованың әтисе Саид Имать улы.

Наилә НАСЫРОВА