Төрле юллар белән халыкны, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне алдау, талау очраклары ешая. Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, кызганычка каршы, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. Узган ел белән чагыштырганда шундый җинаять очрагы якынча 60% арткан.
Россиядә банкоматлар белән мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән.
Мошенниклар банкоматка салу өчен ялган акчага махсус тасма ябыштыра һәм икенче банкоматтан чын акча ала башлаган. Бу турыда Россия Генераль прокуратурасы вәкиле Елена Малыкка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Ялган акча ясауның яңа төре ачыкланды, акча купюраларын банкомат өчен махсус ясыйлар», - дигән Елена Малык.
Мошенниклар ялган купюрага махсус тасма ябыштыра, бу банкомат аны чын купюра дип кабул итсен өчен эшләнелә. Аннары алар керткән сумманы башка банкоматтан чын акча белән ала. Генераль прокуратура вәкиле сүзләренчә, бу җинаятьләр банкоматта акча беткәннән соң һәм яңадан санаганда ачыклана.
Быел Россиядә банк өлкәсендә барлыгы 18,8 мең җинаять теркәлгән. Икътисади җинаять аркасында 154 миллиард сумнан артык зыян килгән.
Мордовиядә яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз «Лайк» куйгач, 255 мең сум акча югалткан, дип хәбәр итә mordovmedia.ru сайты. Җирле хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул мессенджерда өстәмә акча тәкъдим итү турында хәбәр алгач, мошенниклар корбаны булуын хәбәр итә. Кызга бәяләмәләр язу һәм «лайклар» куюдан акча эшләргә тәкъдим итәләр. Танылган интернет-броньлау сайтындагы кунакханәләрне мактарга кирәк булган.
Кызга түләү өчен карточка мәгъ-лүматларын күрсәтер өчен счет кертергә кирәк булган. Моннан тыш, шәхси кабинет счетына өстәмә процентлар алу өчен шәхси акчалар куярга кирәккән. Кыз ышана һәм эшкә керешә. Ул хәтта берничә сәгать эчендә 11 мең сум акча эшләгән һәм шуннан соң үз акчасын исәп-хисапка керткән. Шәхси кабинетта кызның 474 мең сум акча эшләве турында хәбәр килә. Эш хакын алу өчен 306 мең сум акча кертергә кирәк була. Кызның бөтен суммасы да булмаган һәм ул азрак керткән. Шулай итеп ул 255 мең сумнан артык акча югалта.