17-18 августа Санкт Петербург шәһәрендә «Аулак өй-көрәш» проекты нда катнаштык.
Санкт-Петербургта «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты – зыялылар ярышы иде. Проекта 4 команда катнашты. Командабызның составы Айлина Юнир кызы Абузярова (Ләмберәнең 2 мәктәбендә татар һәм рус телләре укыта), татар теле укытучылары - Равза Мукаддяс кызы Юмаева (Пензятка урта мәктәбе), Луиза Низаметдин кызы Смакаева (Кривозерье урта мәктәбе), Фазия Фәрит кызы Боярова (Черемиш төп мәктәбе), Радель Руслан улы Байбеков белән Ратмир Равиль улы Карабанов (Черемеш егетләре). Чараның программасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган иде.
Ярышта Мордовиянең Ләмберә районы Балтач командасы белән көрәште. Йолалар буенча Балтач командасы беренче булса, безнең команда Габдулла Тукай ижаты буенча алда булдык. Нәтиҗәдә без «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты призёрлары булып кайттык. Шулай ук программада түләүле төрле кызыклы экскурсияләр оештырылган иде.
Командабыз исеменнән «Юлдаш» газетасы аша спонсырларыбызга – Мордовия госсобрание депутаты Валерий Александрович Корнишинга, Ләмберә предпринимательләре - Ләмберә авылының хозтовары кибете директоры Радмир Альбун улы Аюпов белән Ләмберәдә пластиковые окна оешмасының җитәкчесе Данис Хайдар улы Казаевка, Абдулламалик Асаинов хазрәткә рәхмәтебезне белдерәсе килә. Аларның ярдәме булмаса, Мордовия командасы бу чарада катнаша алмас иде, чөнки Санкт Петербург күп акча таләп итүче шәһәр.

Равза ЮМАЕВА