Үткән атнада Рузаевка районында «Кургоня 2021» дигән фестиваль онлайн һәм офлайн форматта үтте.
Татар Пешләсе клубы хезмәт-кәрләре, үзэшчән коллектив әгъза-лары белән бергә, бу фестивальдә актив катнаштылар. Чара этаплары-ның берсе Арх-Голицыно авылында үтте. Анда үзләренең чыгышлары, ягъни эчтәлекле номерлары белән тамашачыларны «Сандугачлар»  ансамбле (җитәкчесе Н.А.Чалдаева), Неля Рублевская, Шафика Неясова белән Равиль Кулаев шатландырдылар. Гармунчы Равиль үзенең гармунында виртуозларча уйнавы белән тамашачыны шаккаттырды, дип тә әйтергә мөмкин.
Фестивальдә Рузаевка районында яшәгән милләт кешеләре мәдәниятларының һәм тарихла-рының гүзәл үрнәкләреннән бай күргәзмә оештырылган иде. Равиль Кулаевның шәхси гармуннар күргәзмәсе дә кызыклы булды.
«Сандугачлар» ансамбле белән Шафика Неясова Рузаевка шә-һәренең «Орион» дигән мәдәният йортында үткән фестивальнең ябылу тантанасында катнаштылар. Аларны, башка милли артистлар белән бергә, уңышлы чыгышлары өчен Грамоталар белән дә бүләкләнделәр.
Милли фестиваль гөрләп үтте. Халык күп иттереп матур хисләр, киләчәккә көч туплап өйләренә таралыштылар. Шундый чаралардан ләззәт аласың, уңай хисләр барлыкка килә.