Июль аенда Халыкара шахмат көнен билгеләп үттек. Шахмат - хәзерге дөнья шартларында шәхес үсешенең кирәкле коралы. Уен тормышта файдалы кү-некмәләр бирә: стратегик һәм тактик фикерләүне үстерә, логика һәм игътибар нигезләрен сала, акыл сәләтен ача. Шахмат уены - 64 аклы-каралы шакмактан торган тактада барган, игътибарлылык, уйлау сәләтен таләп итүче спорт төре дә, уен да ул!
Шахмат уены тарихына да игътибар итик. Шахмат уены барлыкка килгәнче, Һиндстанда чатуранга дигән уен була. Урта гасырларда бу уен белән гарәпләр кызыксына. Аннары Испания аша бөтен Европага тарала. Россиядә шахмат IX-X гасырларда барлыкка килгән. Шул дәвердән ул интеллектуаллар арасында зур популярлык казана. Бәйрәм итә торган көнне төрле дә-рәҗәдә шахмат ярышлары, Шахмат клуб-ларында шахмат турнирлары, мастер-класслар үткәрелә. Иң яхшы уенчылар бүләкләр һәм призлар ала. Ковылкино шәһәрендә Халыкара шахмат көненә багышлап, шахмат турниры үткән. Анда күп тапкырлы район һәм республикабыз турнирлары җиңүчесе һәм призеры Искандәр Саид улы Эртуганов катнаша һәм ярышның җиңүчесе дә була. Ул (фотода кызы Адилә белән) бүген Торбеево поселогында яши һәм ООО «Газпром трансгаз Нижний Новгород» - Торбеевское ЛПУ МГ филиалында хезмәт итә. Әйтеп китәргә кирәк, бу предприятие җитәкчеләре спортның төрле төрләренә зур игътибар бирә һәм хезмәткәрләре матур нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Язма героебыз белән якыннан танышыйк. Искандәр Саид улы Эртуганов 1975 елда Торбеево районы яраткан шагыйре, бу авылны бар дөньяга таныткан Һади Такташның Сыркыдысында туган. Ул якташы иҗатын белә һәм аның белән горурланып яши.
Искандәр Саидович та үз Торбеево районы горурлыгы, чөнки ул районының һәм регионыбызның сәләтле шахмат уйнаучысы. Халыкара шахмат көненә багышланган Ковылкино шәһәрендәге турнирда та-гы бер тапкыр Торбеево районын җиңеп мактады. Шулай ук август аенда тиз шахмат - быстрый шахмат буенча Мордовия Чемпионатында катнашып, 45 ярышучы арасында булган бедән-бер татар милләтле Искандәр Эртуганов лаек-лы бишенче урынны яулаган. Шахматка бәйле рәвештә Россиянең бик күп шәһәрләрендә дә булып кайткан. Аның белән аралашырга насыйп булды һәм мине кызыксындырган сорауларга җавап та алдым.
- Искандәр Саитович, шахмат - чын ирләр  уены диләр, аның белән ничек кызыксынып киттегез?
- Әтием Саид 23 ел машинист булып «Компрессорная станция Торбеевская» предприятиесендә тырышып хезмәт итте. Татар җанлы, тормышта бик актив кеше иде (1993 елда бакыйлыкка күчте; җәннәттә урыны булсын!) Шулай ук, Торбеевода татар телен өйрәнү өчен Воскрессная школа да ачкан иде. Үзе бик тә оста шахмат уйнады; миңа да, энем  Ильдар белән бергә, биш яшьтән ук шахматка мәхәббәт тәрбияләп калдырды. Шахмат уены акыл сәләтен үстерә, күтәренке кәеф бирә торган уен, дип әйтә торган иде әтием. Мин дә ике кызымны – бүген Сарансктагы Российский университет кооперации студенты булган Алсуым белән Н.-Новгород университетында эколог белемен алган Адиләмне дә шахмат уйнарга өйрәттем; үзләре дә тырышалар, төрле турнирларда призлы урыннар яулыйлар.
-  Искандәр Саитович, шахмат серләренә төшенүнең аерым методикасы бармы?
- Бүгенге көндә методик әдәбият җитәрлек. Уен уртасында, уен ахырында нинди хәрәкәтләр ясарга, барысына да өйрәнеп була. Безнең заманда интернет юк иде. Хәзер компьютерлар кулланырга мөмкин. Ул җавапның иң яхшысын таба инде. Үзеңне дә шунда тикшереп аласың. Аннары ярышларга да әзерләнеп була.
- Әйтегезче, әлеге спорт төренең үзенчәлеге нәрсәдә?
- Бик үзенчәлекле шөгыль инде бу. Түземлелек кирәк. Монда без тынычлыкны яратабыз. Шахмат математика буенча сәләтне арттыра, тәртипне ярата. Шахмат уйнаучы малайларның күбесе тәмәке тартмый, кирәкмәгән эшләр белән шогыльләнми. Мин җитәкләгән шахмат түгәрәгендәге балалар да нәкъ шундыйлар. Шулай ук бу уен пенсионерларга да бик файдалы. Олыгайган саен, кешенең зиһене таркала башлый. Моңа юл куймас өчен, аз гына булса да, шахмат уйнарга кирәк.
- Ә тормышта бу уенның файдасы булдымы?
- Мәктәптә укыганда да, тормышта да шахмат уйнауның файдасы зур булды. Шахмат уенындагы кебек, тормышта да 2-3 йөрүне алдан планлаштырасың, уйлыйсың. Нәтиҗәләр турында фикер-лисең. Әлеге спорт төре хәтерне яхшыртып кына калмый, ә сөйләшкән вакытта да мин нәрсә әйтәм дип үз-үзеңне контрольдә тотасың. Шахматны һәркемгә уйнарга тәкъдим итәр идем.
- Гаиләгез турында да әйтеп чыгыгыз?
- Бүген әниебез Рәйсә  Ибрагим кызы, братым Ильдар белән бергә яшәсә дә, һәрвакыт аралашып, ярдәмләшеп торабыз.  Әниебез – хезмәт  ветераны, 40 ел бухгалтер булып эшләгән.  Тормыш иптә-шем Венера  Булат кызы, таворовед булып бүген модада булган «Магнит»та тырышып эшли. Ике кызыбызны тәрбияле, белемле, бәхетле итәргә тырышабыз. Бергәләшеп тату, бәхетле 22 ел гаилә учагын сүндермичә яшибез.
- Әнгәмәгез өчен зур рәхмәт; алда тагы да зур уңышлар көтсен сезне!

Наилә НАСЫРОВА