11 сентябрьдә VII Көнчыгыш икътисади форумында хезмәт җитәкчесе Анна Попова гриппка каршы вакцинация буенча Бөтенроссия кампаниясен ача. Чара Роспотребнадзорның ВЭФ-2023 стендында узган.
«Сегодня на стенде Роспотребнадзора мы объявляем старт прививочной кампании от гриппа для всей нашей дорогой, прекрасной страны и ее жителей», - сказала глава Роспотребнадзора.
Роспотребнадзор җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә гриппка каршы вакцина Россия төбәкләренә, шул исәптән Мордовиягә дә китерелгән, ә прививка кампаниясенә әзерлек шактый югары. Моннан тыш, Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы карары нигезендә, быел да, элеккечә, Россия Федерациясенең гомуми халкының ким дигәндә 60% һәм куркыныч төркемнәренең 75% прививка ясатырга кирәк. Риск төркемнәренә медицина һәм мәгариф тармагы хезмәткәрләре, өлкәннәр, иммунитеты какшаган һәм хроник авырулары булган гражданнар, шулай ук кечкенә балалар керә.
Шулай ук 1 октябрьгә кадәр төбәкләр медицина оешмаларының авырулар күтәрелү чорында эшләргә әзерлеген бәяләргә тиеш. Даруханә челтәрендә һәм медицина оешмаларында вирусларга каршы дарулар, дезинфекция чаралары һәм шәхси саклану чаралары запасын киметмичә саклауны тәэмин итәргә кирәк, ди Роспотребнадзор җитәкчеләре.
Мордовиядә гриппка каршы вакциналарны авылларда да, республикабыз шәһәрләрендә дә халыкка сала башладылар инде.
Көз көне гадәттәгечә вируслы авырулар баш калкытып килә. Бәрәңге алу, уңыш җыю, бакчаларны чистарту белән үрелеп барган чорда тычкан бизгәге йоктыру очраклары да арта. Шуңа күрә белгечләр быел да уяулыкны югалт-маска чакыра. Әлеге чирне, нигездә, кыр тычканнары тарата. Алар авыру тычканның төкереге, тизәк-бәвеле яткан те-ләсә-кайсы җиргә кагылуга ук йогарга мөмкин. Шуңа күрә сарай, бакчада эш-ләгәндә, учакка утын җыйганда, салам өйгәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ашар алдыннан кулларны яхшылап юарга да онытмагыз дип кисәтә белгечләр.
Көз быел җылысы белән шатландыра. Хәзер бездә талпаннар өчен янә уңай шартлар саклана. Шуңа күрә сентябрьдә алар кабат актив рәвештә һөҗүм итә башларга мөмкин. Шуңа күрә алардан зыян күрүчеләр саны артыр дип фаразлый табиблар ачык челтәрләрдә. Билгеле булганча, талпаннар боррелиоз, энцефалит кебек җитди чирләр дә тарата. Билгеле булганча, әлеге чирләр баш миенә зур зыян сала. Шул рәвешле көзен мул уңыш белән беррәттән чирләрне дә мулдан җыймас өчен уяулыкны югалт-маска кирәк.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде