Ел саен Ләмберә районының «Алмаз» мәдәни-спорт үзәге кечкенә авыллар һәм Ләмберә урамнары бәйрәмнәре үткәреп килә. Бу матур гадәт халыкка бик тә ошый. Язасы бәйрәмнең оештыручысы һәм алып баручысы хөрмәтле Альфия Асым кызы Максимова иде.
Шулай, 9 сентябрьдә Энергетик-лар урамы бәйрәме үткән. Көннең яңгырлы булуына карамастан, бу чарада Ләмберә кешеләре һәм кунаклары рәхәтләнеп катнашканнар һәм ял иткәннәр. Көн программасында урамда яшәгән олыларны, балаларны, уңган хуҗабикәләрне һәм ирләрне – бер сүз белән әйткәндә, хөрмәткә лаек Энергетиклар урамында яшәүче кешеләрне барлаганнар.

Тарихка тукталыйк. 1990нчы елны Ләмберәнең «Победа» колхозы үзенең эшчеләренә 10ар сотый җирне йортлар төзү өчен бүлеп бирә. Бу урамда беренчеләрдән буларак Альберт Мукаддяс улы белән Анна Степановна Исякаевлар йорт төзеп яши башлыйлар. Икенчеләре – Раис Хөсәен улы белән Римма Аббяс кызы Куряевлар; тагы ике йортны «Развитие села» фонды ярдәме белән төзиләр. Ә урамга исемне электр подстанциясе янында урнашканга Энергетиклар дип кушалар.
Икенчеләрдән йорт төзегән Раис Хөсәен улы белән Римма Аббяс кызы Куряевлар йорты бүген «Дом образцового содержания» исеменә лаек. Аларны бәйрәмдә котлап бүләкләр тапшырдылар. Йорт хуҗасы – бул-дыклы пенсионер, бар эшне дә җиренә җиткереп башкаручы запастагы офицер, 500 сәгать очкан һәм 5 тапкыр парашюттан сикергән очучы, 25 ел сатуда хезмәт иткән, кадерле ике бала әтисе, сөекле 4 онык бабакае булган Раис Хөсәен улы Куряев. Ул күргәзмә оештырганда да аерым сәләт һәм осталык белән оештырган.
Энергетиклар урамында яшәгән иң олылар арасында Шахидулла Мавлют улы Сюбаев (1939 елда туган), 86 яшьлек Серафима Васильевна Захарова, кызында яшәгән 91 яшьлек Фатиха Ислям кызы Карникова. Алар барысы да хөрмәткә лаек кешеләр. Урамның иң-иң бәләкәе – 2021 елның 30 ноябрендә туган Хамид Гафуров. Күпбалалы гаиләләрне дә бүләкләп үттеләр. Алар - өчәр бала тәрбияләп үстерүче Линар Халим улы белән Алсу Камиль кызы Гафуровлар, Дамир белән Галия Богдановлар.
Бүген дулкынландырган темалар да аталды. Ул - безнең аяз күк йөзебезне Бөек Ватан сугышында батырларча сак-лаган якташлар. Аларны олы хөрмәт белән искә алгач, хәзерге көндә СВОда доброволец буларак хезмәт иткән Радмир Руслан улы Исякаевка уңышлар теләнде. Бу урамда яшәгән барлык профессия уңганнары исемнәре ишетелде. Гомерен педагогикага багышлаган мактаулы укытучы Раилә Исмаил кызы Ибрагимова исеме хөрмәтләп аталды.
Бәйрәмдә конкурслар оештырылган иде. Барлык бу урамда яшәп эчтәлекле һәм зәвыктыргыч күргәзмәләр оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә: кемне кайсы конкурста беренче дип әйтергә дә бик авыр булды. Конкурс булгач берничәсен әйтергә туры килә, чөнки алар – беренчеләр. «Уңган пекарь» Алсу Камиль кызы Гафурова, «Чәчәкләр патшасы» Венера Аббяс кызы Исякаева, иң зур яшелчә үстерүче Алсу Камиль кызы Хайрова, гирьне 45 тапкыр күтәрүче Линар Халим улы Гафуров. Урам халкы тәмле плов һәм шурпа пешерүчеләргә аерым рәхмәтләрен белдерәләр.
Бәйрәм концертсыз булмый. Күптөрле матур чыгышлар арасында «Умырзая» солисты Альбина Воробьеваның җырлары халыкның күңеленә хуш килде. Исең китәрлек: Энергетиклар урамының һәрбер яшәүчесе бәйрәмнең актив катнашучысы булды. Чара бик матур үтте. Киләсе бәйрәм 16 сентябрьдә Октябрьская урамында үтәчәк.

Наилә НАСЫРОВА