Үткән атнада Торбеево районы Татар Юнкие авылында озак еллар мәктәп директоры булып тырышып хезмәт иткән Тәнзилә Ахмәт кызы Утешева белән аралаштык. Хөрмәт казанган мөгаллимә белән күптән аралашып торабыз. Яңалыклар турында сорашкач, бик тә эчтәлекле матур хәбәр турында сөйләп китте. РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абясов белән журналист, «Вести FM» радиостанциясен алып баручы, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сафаров ( руководитель Департамента культуры Духовного управления мусульман РФ Ренат Абясов белән журналист, ведущий радиостанции «Вести FM», кандидат педагогических наук Марат Сафаров)  Мордовиянең көнбатышындагы татарлар яшәгән авылларда командировкада йөргәннәр, икән.

Татар Юнкиендә дә кунакта булганнар, шул исәптән, мәктәп укучылары, укытучылары белән аралашканнар.
Проект  җитәкчесе  Ренат Абянов, Марат Сафаров (алар Мордовиянең көнбатыш районнарында берничә тапкыр булганнар инде), Танзиля Ахметовна белән Темников татарларының тарихы, тормышы турында әзерләнә торган «Темников: империяләрнең ныклыгы» басмасының чыгачагы һәм мәгариф учреждениесендә презентацияләү мөмкинлеге турында фикер алышканнар. Бу тәкъдим аңлау һәм ярдәм тапкан. Аннары Ренат Абянов Татар Юнки укучыларына “Тарих һәм тел белеменең мөһимлеге” дип аталган ачык дәрес үткәргән. Җирле укучылар игътибар белән лекцияне тыңлаганнар һәм ахырда кызыксындырган сорауларга җавап та алганнар.
Тагы кунак күзенә шундый матур мәк-тәп гадәте барлыгы төшкән: “Җирле мәктәп - якын-тирә торак пунктлар өчен терәк. Анда барлыгы 20 бала укый. Шулай да анда да үз традицияләре бар. Шуларның берсе - чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпкә картина бүләк итә икән. Һәм бу бүләк ителгән картиналардан тулы бер галерея барлыкка килгән”,- дип тә яза.
Экспедиция вәкилләре Торбеево районы Сыркыдысындагы Хади Такташ музеенда, җирле мәктәптә булганнар. Кунаклар хөрмәтлеләр, тирә-якта ихтирам казанганнар - Равилә Алим кызы Коновалова, Мария Николаевна Бикмаева һәм Светлана Рустам кызы Мустафина белән аралашканнар. Очрашу ахырында Ренат Абянов музейга «Касыйм ханлыгы күләгәсе» китабын тәкъдим иткән. Шулай ук мәктәп укучылары өчен, киләсе визитта, ачык дәрес үткәрү турында килешкәннәр.
Тәнзилә Ахметовна экспедиция вә-килләре Торбееводан башка тагы Атюрьево, Ельники, Зубово-Поляна, Краснослободск, Темников районы татар авылларында булулары турында да әйтте. Моның белән генә тынычланып калмадым, бик тә кызык булды бу хәбәр. Һәм чыннан да, вконтакте сайтында “Темников: империяләрнең ныклыгы” (“Темников: крепость империй”) - Россия Диния нәзарәте мәдәният департаментының яңа проекты; ул илебезнең мөселман халыклары мирасын барлауны дәвам иттерә һәм бу юлы Темник яклары татарлары тарихына мөрәҗәгать итүләре турында язганнан укып белдем.
Ренат Абяновның чираттагы экспедициясе вакытында Мордовиянең Темников районы Аксел мәктәбенең Тархан авылы бүлегендә булулары турында шул сайттан укыдым. Визит кысаларында алар Румия Анвәр кызы Шехмаметьева, укытучылар һәм җирле укучылар белән аралашканнар. Мәктәпләрендә «Дуслык музее» бар һәм ул тулыландырып торыла. Моны мин Тарханда булган чакта ук күргән идем. Бу музейда татар һәм мукшы тарихи этносларының бер җирдә тыныч яшәү символы буларак, халыкларының көнкүреш әйберләре җыелган. Без Тарханлыларның борынгы сөннәт бабае белән пәкесе турында да язган идек инде. Моннан тыш, Департамент җитәкчесе мәктәп китапханәсенә кайбер басмаларның нөсхәләрен, аерым алганда «Касыйм ханлыгы күләгәсе» һәм «Әлифба» китапларын да бүләккә тапшырган.
Шул ук районның Тювеево (Тәви) авылы үзенчәлекле байлыкка - 1913 елда төзелгән тарихи таш мәчеткә ия булулары турында да язган идек инде. Ә Тювеево мәчетенең (Мордовиянең иң борынгы мәчете) тарихы һәм бүгенгесе турындагы материаллар «Темников: империяләрнең ныклыгы» исемле китапка да керәчәк, икән. Бу авыл үзенең дини традицияләре белән Мордовия көнбатышында ислам үзәкләренең берсе булуы белән дә кызыклы. Тагы моңа дәлил иттереп, Түбән Новгород өлкәсенең күрше Вознесение районына Ренат Абянов экспедициясе барышын-да җирле мөселманнарның Тювеево мәчете белән элемтәләре булуы турындагы сөйләгән материаллары да бар. Тювеево урамы һәм авылның төп истәлекле урыны - 1913 елда төзелгән таш мәчете турында яңа видео да төшергәннәр.
Татар этнографларының берсе Гайнетдин Әхмәров (1864-1911) Темников районындагы Митрялда булып, Хан Сарае һәм аның бертуганнары Касыйм һәм Астер турында җирле хәбәрләрне теркәгән. Бәлки, авыл риваятьләре нигезендә Алтын Урда башкаласы һәм Касыйм ханлыгы турында хәтердер. Митрялның рухи үзәге, борынгы авыл-ның төп истәлекле урыны - Мордовиядә беренчеләрдән булып яңадан торгызылган мәчете. Заманча кирпеч бинаны Мордовиянең көнбатышы өчен хас булган кискен манара бизи.
Мордовия, бигрәк тә көнбатыш татарлар тарихы, халкы, мәдәнияты бай. Аны барлау эше күпләрне кызыксындыра. Тарихыбыз, халкыбызның тормышы барланыр, ачышлар күбәеп китәр дип уйларга урын бар.

 

Наилә НАСЫРОВА