Көз көне бакчада эш аз түгел. Агач-куакларның картайган ботакларын кисеп алырга. Кискән урыннарын бакчада кулланыла торган кайнатылган сумала яки майлы буяу белән буяп куярга. Кояшлы көндә җимеш агачлары кәүсәләрен агартып чыгабыз. Аның өчен шулай ук махсус эшләнгән акрил буяу кулланырга була. Бу буяу өчен яңгырлар куркыныч түгел. Быел көз бик коры килде, шуның өчен җимеш агачлары белән куакларга яхшылап су сибәбез. Күпьеллык чәчәкләрне дә суга туендырып калу зарур. Көздән суган белән сарымсак утыртып калдырабыз. Сарымсакны утыртмаган булсагыз, ашыгыгыз. Көзге суганны җир туңарга атна-ун көн кала утыртасы була.
Җимеш агачларын көзен сентябрь азагыннан октябрь уртасына кадәр, җылы һава торышы булганда утырталар. Иң яхшысы – яфраклар коелып беткәч. Шулай ук җир суынып бетмәсен, агач тамырлары 4 градуска кадәр җылы булганда үсә. Шуны истә тотыгыз – бөтен җимеш агачларын да көзен утырт-мыйлар. Кышны груша, алмагач, чия, алыча, миләш, себер сливасы яхшы кышлый. Ә менә абрикос, персик, төче чия (черешня) агачларын язын утырту хәерле, ди тәҗрибәле бакчачылар. Яшь үсенте янына таяк утыртып, бәйләп кую хәерле. Аннары 3 литр җылы су сибегез. Дым кибүне акрынайту өчен, агач төбенә мульча салыгыз, чөнки агачны салкыннардан саклый. Барлык агачларны көз көне акка буяп калдырсагыз яхшы булыр, дигән киңәштә Мордовия бакчачылары.
Менә эшләрнең берничәсе генә. Тагы чүп үләннәрдән арыну да бик тә кирәкле эшләрнең берсе. Җирне сукалап калдырсаң, киләсе елда берничә проблемадан арынасың дигән сүз: җир йомшара, чүп үлән тамырлары үлә, бөҗәкләр кими...
Көз быел җылысы белән күңелгә хуш килде. Бакчаларда планлаштырган эшләрне башкарып чыгарга да уңай.

Наилә НАСЫРОВА