Мордовиядә 290 км артык автомобиль юлы ремонтлана һәм төзелә. Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә Мордовия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Ике капиталь күп таләп итүче объектны төзү дәвам итә: Мордовия башкаласында Строительная урамы буенча юлүткәргеч (Победа урамыннан Гожувская урамына кадәр) тимер юл белән Инсар елгасы аша һәм Рузаевка шәһәрен транспорт белән урап узу. Күпер корылмалары ремонтлана, шул исәптән Саранскиның Титов урамындагы һәм Дубенка районының Чеберчинка елгасы аша күперләр.
91,26 км озынлыктагы 32 автомобиль юлы участогы файдалануга тапшырылган. Шулай ук 1,645 млн кв. м. мәйданлы өске катламнарны җәю буенча эшләр башкарылган.
Тагы Темников районында «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында соңгы өч елда авыл юллары норматив хәлгә китерелгән. Темников - Барашево юлларының 1,28 км озынлыктагы һәм Русское Караево авылыннан Темников - Жегалово автоюлына кадәр (4,1 км) участоклары капиталь ремонтланган.
Узган ел Митрялы авылы - Кәгазь фабрикасы - «Ковылкино, Краснослободск шәһәрләре - Ельники авылы - Темников шәһәре» (0,63 км) һәм Лесное Ардашево авылы - «Темников шәһәре – Барашево Бистәсе – Теньгушево авылы» (2,4 км) автомобиль юлларына ремонт ясалган.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 13 милли проект игълан ителде: «Демография», «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Куркынычсыз сыйфатлы юллар», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм», «Фән һәм университетлар», «Цифрлы икътисад», «Кече һәм урта эшкуарлык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе»

Н.ХӘЛИЛ