Мордовиядә яшәгән картларыбыз хөкүмәт һәм халык исеменнән хөрмәтләнә; Олылар айлыгында бәйрәмнәр дә үткәрелә. Шулай, үткән атнада Дубенка районы Ломат авылының туган якны өйрәнү музеенда «Өлкәннәр көне» чарасы узган.
Башта кунакларга бәйрәмне алып барган Мәзидә Якуп кызы Муракаева бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләгән. Ул 1990 нчы елның 14 нче октябрендә БМО 1 нче октябрьне Халыкара картлар көне дип игълан итәргә фәрман чыгара. Россиядә бәйрәмне Көн иттереп кенә түгел, ә ай буе олыларны хөрмәт итеп, төрле-төрле чаралар үткәрелә.
Бу бәйрәмгә җыелган Ломат авылының хөрмәтле кешеләре, оештыручыга ярдәм йөзеннән, Музейга экспонатлар (мәсәлән, Пикеев Рәшит Абдулхак улы борынгы шкаф-буфет, чигүле тарихи ястыктышны Рәзимә Таиб кызы Рахметуллова, Фаизә Аллям кызы Манякова сөяктән тарак, һ.б.) белән бергә чәй өстәленә милли тәмлушкалар, җиләк-җимеш тә алып килгәннәр. Бер-берсенә хөрмәт йөзеннән иң матур, җылы, күңелне җылытып җибәрә торган сүзләрен дә бүләк иткәннәр. Бәйрәмдә катнашучыларны Ломат авылы ветераннары советы рәисе Венера Салахетдиновна Алиева җылы һәм чын күңелдән авылдашларын котлаган. Кунакларга күңел түреннән ургылып чыккан ихлас сүзләрен, теләкләрен хөрмәтле Альмира Бари кызы Раимова, Рәзимә Таиб кызы Рахметуллова, Фаилә апа Ишморатова әйттеләр.
Бик тә кызык үткән бу чара. Җан җылыткыч теләкләрдән соң, рәхәтләнеп конкурсларда һәм викториналарда катнашканнар. Чынаяк чәй артында күңелгә ятышлы сөйләшүләр дәвам иткән: яшьлекне искә төшергәннәр, традицион татар сыйларын, тәм-томнарын татып караганнар, бергәләп яраткан милли татар һәм башка халык җырларын башкарганнар. Авыллары музеенда экскурсия үткән. Гомумән, көндәлек мәшәкатьләрдән һәм проблемалардан ял иттеп, үзләренә күңелле, онытылмаслык кич бүләк иткән оештыручылар. Кунаклар бу чараны озак җылы искә алырлар. Зур канәгатьлек белән мондый искиткеч бәйрәмне оештырганнары өчен рәхмәтләрен дә белдергәннәр.
Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне, ди халык бездә. Бу чараны оештыручы - авыл картлары белән бергә, Ломат музее җитәкчесе Мәзидә Якуб кызы Муракаева. Музей җитәкчесенең активлыгын, тырышлыгын Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хаты белән билгеләп үтә. Анда шундый сүзләр дә бар: “Милләтебез алдында олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятын үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен...” диелгән.