2023 елның 18 октябрендә Мордовия Республикасы Матбугат үзәгендә Ватаныбызны яклаучыларга ярдәм фонды филиалының 4 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе уз-ды. Исегезгә төшерәбез, ул Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә төзелде. Саранскида төбәк филиалы 2023 елның 1 июнендә эшли башлады.
“Без демобилизацияләнгән сугыш ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына “бер тәрәзә” режимында барлык социаль ярдәм чараларын күрсәтәбез. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фонд филиалы Саранск үзәгендә, Полежаев урамы, 113 йортта, транспорт белән уңайлы җитеп була торган урында урнашкан. Бинада шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен барлык шартлар да бар”, - дип билгеләп үтте “Ватанны яклаучылар” дәүләт фонды филиалы директоры Алексей Герасименко. Беренче июньнән фонд филиалына 2700дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Алар 3700дән артык төрле ярдәм сораган. Хәл ителгән мәсьәләләр саны 90% тәшкил итә. Башлыча демобилизацияләнгән сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булганнарның гаилә әгъзалары һәм гамәлдәге хәрбиләр мөрәҗәгать итә. Иң киң таралган сораулар - сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, һәлак булган кешенең гаилә әгъзасы танык-лыкларын алу, юридик һәм медицина ярдәме күрсәтү һәм башкалар.
Фонд филиалында 25 социаль координатор эшли. Алар барысы да Түбән Новгород идарә институтында - РАНХИГС филиалында укыган. Республиканың һәр районында үз социаль координаторы бар. Моннан тыш, төбәкнең 17дән артык министрлыгы һәм ведомствосы белән килешүләр төзелгән. Алар арасында Россиянең социаль фонды, социаль яклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, МФЦ, мәшгульлек Үзәге һәм башкалар.
«Наш филиал показал стабильную работу и востребованность, поэтому центральный аппарат Госфонда «Защитники Отечества» принял решение об увеличении кадрового состава нашего отделения. Простая статистика говорит о том, что в целом по стране у нас в 2,1 раза больше количества обращений и в 2,6 раза больше положительно решаемых вопросов. Хочу поблагодарить Главу Мордовии Артёма Алексеевича Здунова и Правительство республики за особое внимание, которое было уделено формированию филиала фонда. Благодаря этому наше региональное отделение не только соответствует всем предъявленным требованиям, но и по оснащению является одним из лучших в стране. Здесь есть все условия, чтобы оказывать комплексную помощь ветеранам СВО в адаптации к мирной жизни», - ди Алексей Герасименко.
Башкарылган ярдәмнәрнең берничәсе - ветераннарны демобилизациядән соң эшкә урнашырга, Крымда реабилитация үтәргә, вафат булган батырның балаларына Артекта ял итәргә, психологик ярдәм һәм башка, һәм башка ярдәмнәр күрсәтәләр бу форнд хезмәткәрләре бергәләп. Шундый ярдәм дә була. Атюрьево районында ветеранга протезын дөрес йөртергә булышалар. Тагы бер мисал. “Ватанны яклаучылар” фондының төбәк филиалы хезмәткәрләре, махсус операция ветераны Александрга «двойнигы» белән (исеме, фамилиясе, әтиенең исеме, туган көне тулысынча бертөсле) бурыч проблемасын хәл итәргә булышканнар. 2020 елда ук «Госуслуги» га ир-атка Кемерово өлкәсеннән түләнмәгән штрафлар килә башлый. Суд Александрның банк счетларын кулга ала, һәм ул банк карточкасыннан файдалана алмый. Ир-атка судта үз хокукларын яклау һәм булмаган бурычларын бетерү өчен адвокатларга акча сарыф итәргә туры килә. Аннары махсус хәрби операция башлана, анда Александр ярты ел дәвамында катнаша. Өйгә кайткач, хәл үзгәрми: бурычлар килүен дәвам итә. Өч ел эчендә аларның гомуми суммасы 100 мең сумга якын була.
Ветеран Мордовиядәге “Ватанны яклаучылар” фонды филиалына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Юристлар документларны өйрәнәләр һәм Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына җибәрелгән гаризаны төзергә ярдәм итәләр. Ведомство гаризаны оператив рәвештә карый һәм мәгълүмат базасына төзәтмәләр кертә. Нәтиҗәдә, ветераннан барлык бурычлар алына.
Фондның адресы: Саранск шәһәре, Полежаев урамы, 113. Телефон: 8 (8342) 39-28-82.

Наилә НАСЫРОВА