Ел башыннан республикада 2,3 меңнән артык «телефон» һәм «интернет» мошенниклык теркәлгән (соңгы атнада +256 җинаять эше).
Китерелгән зыян 351,1 млн сумнан артык тәшкил иткән (соңгы атнада +26,8 млн.сум). Гражданнар кредитка гаризаларны гамәлдән чыгару, шикле транзакцияләрне блоклау, хезмәтләр күрсәтү, товарлар сатып алу, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән туганнарга ярдәм итү, интернет-мәйданчыкларда хезмәт хакы алу сылтавы белән мошенникларга үз акчаларын күчергәннәр һәм биргәннәр.

Әйтик, республикада яшәүче 59 яшьлек хатын-кыз, җинаятьчеләр кушуы буенча, интернет-мәйданчыкта кыйммәтле кәгазьләргә инвести-цияләр кертү юлы белән акча эшләү сылтавы белән, мошенникларга 1,9 млн сумнан артык акча күчергән. Гражданнар, игътибарлы булыгыз! Мошенниклар сезнең акчагызны алдыру өчен һәрвакыт яңа хәйләләргә керешәләр!
Тагы бер алданучы бар. Октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск шәһәр округы буенча идарәсенә гариза белән 55 яшьлек шәһәр кызы мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта электрон сатуларда өстәмә акча эшләү мөмкинлеге турында белдерү тапканын һәм күрсәтелгән номер буенча билгесезләр белән элемтәгә керүен сөйләгән. Киңәшләр буенча, мөрәҗәгать итүче брокер счетына беренчел взнос керткән, шуннан соң зур булмаган сумманы чыгарган. Аннары мошенниклар керемне арттыру өчен көн саен зуррак суммада акча күчерергә кирәк, дип хәбәр иттәләр. Нәтиҗәдә, ике атна дәвамында, ул счетны 600 мең сумга тулыландырган. Әмма аннары шәхси кабинетка керү мөмкинлеге чикләнгән. Мошенниклар корбаны булуын аңлап, ул полициягә мөрәҗәгать иткән.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тагы бер тапкыр искәртә: үз капиталыгызны ышанып тапшырыр алдыннан интернет-ресурсларны гына түгел, ә брокер турында рәсми мәгълүматны һәм аның регламентын да игътибар белән өйрәнегез. Брокер компаниясе шартларында тәкъдим ителә торган инвестицияләү, хәтта компаниянең яхшы репутациясе булганда да, һәрвакыт зур куркыныч булып тора.