Алтар мәктәбе командасы җиңгән
А.С.Пушкин исемендәге милли китапханә базасында Мордовия Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый- дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр белән очрашу уздырылган.
Җиңүчеләр арасында Ромоданово районы «Алтарская СОШ» командасы өченче урынны алып, үзенең башлангыч бүлекчәсен үстерү өчен 200 000 сум акча бүлекчә кураторы Фаилә Хафиз кызы Кузяевага тапшырганнар.