Ркаил Зәйдулланың китаплары башкорт, төрек, урыс телләрендә нәшер ителгән, аерым әсәрләре, инглиз, үзбәк, казах һәм чуваш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак. Шулар арасында яратып, тәмле-тәмле тәрҗемәләре безгә таныш: югары дәрәҗәдә яратып тәрҗемә ителгәннәр. Шулар арасында Мордовиянең халык шагыйре Камиль Абидулла улы Тангалычевның да иҗатыннан шигырьләр циклын тәрҗемә итте Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин. Шуларның берничәсен сезгә дә тәгъдим итәбез, түбәндә укырсыз.

Күрше регионыбыз Чувашиядә туган Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә. Ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. Моның өстенә, Ркаил Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күп санлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.

Сүз башына кайтып, Камиль Тангалычевның русчадан Ркаил Зәйдулланың татарчага тәрҗемә-ләренең берничәсен тәгъдим итәбез.

Сыркыды авылында

Якташым Һади Такташ истәлегенә


Сыркыды шунда ук...
Әмма
Күченгән икән күптән...
...Юлбашчы рәсемен Шәхми
Өенә алып киткән.

Ташландык өй түбәсеннән
Кояш узды,
Хәерсез...
Ватылган арба көпчәге
Тәгәрәде, әйтерсең.

Мокамайлар курасында
Югалды ул аларып:
Иртән кояшны урлауда
Гаепләрләр малайны.

Мокамай
Эзли шагыйрьне,
Тартып ватык арбаны.
Аерылды да тәгәрмәчләр,
Дөнья буйлап таралды.

Атларны да
Алып киткән
Ат карагы – бу вакыт.
Эзли хәзер үз шагыйрен
Бөтен дөнья буйлатып.

Ай балкый күктә.
Ярымай...
Исә йолдызлар җиле.
Тиздән печән чабарга дип
Хәйрулла абзый килер.
Тезен чүгә алмаганга
Шагыйрьнең нигезенә,
Мәңге елар бер карт каен,
Яшь кояр үзе генә...

Мишәрләр

Сыкрап елый җилдә тирә-ягым.
Җир-анадан килгән ишарә:
Әрвахлары эзсез югалган да,
Үксез калган
Безнең мишәрләр.

Әрвахларны эзли киткән Тәңре.
Кардәшләрем! Халык!
Әгәр сез
Очратсагыз аны, яктырыгыз, –
Югалмасын Тәңре хәбәрсез.

Авылыңда иркенлекне сакла,
Тик дивар кор җиде ятларга.
Кайтачак бит Тәңре.
Туры килер
Кылган гамәлеңне акларга.

Табармы тик әрвахларны Тәңре?
Тапмас, тапмас, беләм тапмасын.
Килер вакыт – бөтен үксезләргә
Алмаштырыр нәсел бабасын...

Туган тел

Безгә һаман җилләр каршы булды,
Ачы булды, карлы, яңгырлы...
Һәм арынды халык  “артык йөктән” –
Туган телен... ташлап калдырды.

Тел шуышты, өстерәлде алга,
Телсез калган халкын эзләде.
Ят кавемнәр аңа ташлар атты,
Тел
Калкынырга теләп тезләнде...

Күкләр ишетмәде бу халыкны.
Иблис адаштырган далада
Эзләп тапты да тел, сулыш өрде –
Кабат кайтты халык Аллага.

Ак биләүгә биләп үз халкын тел,
Уян инде, диеп инәлде.
Кырлар буйлап, гүя күк йөзеннән,
Татар авылына юнәлде.

Телгә йөзен ачты Тәңре шулчак,
Теләкләрен тоеп, иң тәүдә
Бәби булып биләнәсе килде
Тел биләгән сихри биләүдә.

Җитте алар өнсез бер авылга.
Гадәти бер авыл – юлдагы...
Мескен халык –
Шул борынгы сабый –
Җир-анага сыенып елады.

* * *

Тәрәз төбе...
Әни гәҗит тоткан.
Анда минем шигырь. Һәм рәсем –
Улы карап тора.
Ә шигырьне
Укый алмый әни, күрәсең.

Укый алмый әни.
Шигырьләрем
Язылмаган ана телендә.
Һәрбер сүзем монда өнсез кош күк,
Һәрбер сүзем – сулган гөл генә...

Ул улының ни язганын белми.
Тәкъдир миңа ниләр язганын.
Чамалыйдыр: Җан авазын минем
Аңа җиткерәлмәү газабын.

Дәшми-тынмый дисбе тарта әни,
Күз алдынан үтә гомере.
Мин төшенмәм инде бу доганы,
Ул укымас минем шигырьне.

Киселгән икмәк

Киселгән икмәк шикелле,
Җир урталай ярылган;
Кара упкын күзгә карый
Җирнең шул ярыгыннан.

Бербөтен икмәкне шулай
Әнкәй дә кисә иде, –
Дөнья ярылмаган иде,
Җир әле исән иде.

Дөнья урталай киселгән...
Кем аны шулай кискән?!
Бер ярда – әткәем туган,
Бер ярда – әнкәм үскән...

Фотода: шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла белән Камиль Тангалычев, уртада - академик Рашид Сюняев.