8 ноябрьдә дөньякүләм танылган скульптор Степан Дмитриевич Эрьзяның (Нефедовның) тууына 145 ел тула. Аның талантлы һәм үзенчәлекле иҗаты милли генә түгел, ә дөнья мәдәниятенең якты сәхифәләреннән берсе булып тора.
Ул 1876 елда Сембер губернасы (хәзер Мордовия Республикасының Ардатово районы) Алатырь өязе Баево авылында туа. Балачагы һәм яшьлеге Сембер губернасы Алатырь өязенең Баев Выселкасы авылында уздырыла. Шул ук өязнең Алтышево авылындагы чиркәү-приход мәктәбен тәмамлый, ә 1892 елда гаиләсе Алатырьга күчеп килә. Булачак скульптор беренче сәнгать күнекмәләрен Алатырь һәм Казан иконоязма остаханәләрендә ала. Ул Идел буе авыллары һәм шәһәрләре чиркәүләренең рәсемнәре өстендә эшли.           
1896 елда Степан Нефёдов Михаил Врубель күргәзмәсенә эләгә. Танылган рәссамның эшләре аны шундый рухландырган ки, ул рәсем сәнгатен өйрәнергә һәм югары белем алырга карар кыла. Һәм 1901 елда Степан Нефёдов Мәскәү рәсем сәнгате училищесына укырга керә. Аның укытучылары Константин Коровин, Валентин Серов, Леонид Пастернак һәм башка күренекле рәссамнар була.     
1903 елда яшь рәссам Сергей Волухин һәм Павел Трубецкой укыткан скульптура бүлегенә күчә. Бу вакытта Нефёдов чын фамилия урынына Эрьзя псевдонимы ала. 1906 елда Степан Нефёдов-Эрьзя укуын тәмамлый һәм 1906-1914 елларда Италия белән Франциядә яшәгән, анда «Сагыну» («Тоска»), «Автопортрет» (1908), «Төрмә руханиы» («Тюремный священник»), «Җәза алдында хөкем ителгәннең соңгы төне» («Последняя ночь осужденного перед казнью»)  (1909), «Таш гасыр» ( «Каменный век») (1911), «Марта» (1912) һәм башка әсәрләрне иҗат иткән. Алар рәссамның кеше хисләре дөньясына тирән үтеп керү һәм аны пластика чаралары белән чагылдыру турында сөйли. «Җәза алдында хөкем ителгәннең соңгы төне» эше Эрьзяның беренче зур уңышы була. Мастер аны Мәскәүдә Бутыр төрмәсеннән алган тәэсирләре нәтиҗәсендә булдырган: уку елларында ул хөкем ителгән революционерларны фотога төшергән. Скульптура 1909 елда Венециядә узган Халыкара күргәзмәдә 1 урынны алган. Күргәзмәгә килүчеләр аз билгеле скульпторны «Рус Родены» һәм «Авыл Микеланджелосы» дип атый башлыйлар. Шулай аның күргәзмәләре дөнья буйлап сәяхәт итә башлыйлар. Милан шәһәрендә (Италия, 1909), Париж шәһәрендә (Франция, 1912) «Көзге салон» күргәзмәсендә катнашу аңа дөньякүләм танылу китерә.
1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлана һәм Степан Эрьзя Россиягә кайта. Сугыш вакытында ул Мәскәү хәрби госпиталендә санитар булып эшли, скульптура белән шө-гыльләнергә вакыты калмый диярлек. Бу чордагы иң сирәк эшләрнең берсе- «Монголка» һәм «Софья Федорованың балеринасы портреты». Яраткан мрамордан тыш, мастер үзе өчен яңа материаллар - цемент, тимер-бетон, металл белән дә эшли башлый. Шул ук чорда ул агач белән дә мавыга: моңа аны мордва осталарының эшләнмәләре рухландыра.
Эрьзя иҗатындагы яңа этап 1917 елның Октябрь революциясеннән соң башлана. Материал һәм эш өчен иң яхшы шартлар эзләп, ул ил буйлап йөри, Уралда (1918 -1921), Новороссийск (1921 - 1922), Батуми (1922), Бакуда (1923 -1925) яши. Скульптор монументаль әсәрләр иҗат итә.  Мәсәлән, «1905 елгы революция корбаннары» әсәре ирек өчен һәлак булган көрәшчеләргә үзенчәлекле Реквием булып кабул ителә. Әсәрнең кискен чыгышлары белән тигез булмаган өслеге, динамик яктылык эффектлары, экспрессив лепка скульптураны эмоциональ яктан баеталар.
1927-1950 елларда С.Д.Эрьзя Аргентинада яши. Биредә ул  скульптура эшләрендә беренче тапкыр Көньяк Американың токымлы агачы - кебрачо белән альгаррободан файдаланган. Степан Эрьзя кеб-рачо һәм альгарробо белән эшләгәндә, скульптура сәнгатенә агач эшкәртү буенча үзенчәлекле техника - материалның табигый матурлыгын ачыклаучы гадәти булмаган композицион алымнарны кертә. Скульптура портреты жанрында күп сандагы әсәрләр башкарыла: «Карл Маркс» (1927), «Бетховен» (1929), «Лев Толстой» (1930), «Александр Невский» (1931), «Сократ», «Микеланджело» (1940), «В.И.Ленин» (1956). Билгеле бер кеше сурәтендә ул аның иң характерлы сыйфатларын күрсәткән.
Эрьзяның Библия сюжетлары буенча эш-ләгән әсәрләре:  «Ева» (1919), «Иоанн  Креститель» (1928), «Моисей» (1932), «Мәсих» (1945) мәхәббәт, игелек һәм явызлыкның мәңгелек төшенчәләрен гәүдәләндерә. Скульптор иҗатының үзенчәлеге - психологизм, кешелек хисләренең нечкә төсләрен бирә белү. Тагы С.Д.Эрьзяда хатын-кызлар образларының дөньясы төрле. Аларда кайгы - «Хатын - кыз портреты» (1934), «Монахиня» (1941), «Чилийка» (1943), демоник матурлык - «Медуза» (1938), «Испанка» (1942), яшьлек учагы - «Француз кызы» (1938), «Парагвай кызы» (1941), «Көйсезлек» (1944) бар. Якты хатын-кыз образларының берсе – «Ана портреты» (1940).
Скульптор иҗаты тирән патриотизм хисе белән сугарылган. Бу милли образлар булдыруда да чагылыш тапкан: «Эр-зянкa» (1915), «Голова мордовки» (1917), «Крестьянин-мордвин» (1937), «Портрет матери» (1940), «Портрет отца», «Старик-мордвин» (1944), «Мордвин с папиросой» (1948)... Бу эшләр үзләренең абруйлары, зирәклеге һәм йомшак халык юмор хисе белән үрелеп бара. Ватаныбызны сагынып, Эрьзя туган-тумачаларына һәм якыннарына багышлаган; аларны аеруча җылылык һәм җанлылык кертеп яза.
1950 елда Эрьзя, совет җитәкчелеге рөхсәтен алып, туган ягына әйләнеп кайта һәм 1950-1959 елларда Мәскәүдә яши һәм эшли. 175 тоннадан артык агач, гипс, бронза, мрамордан - 200дән артык скульптура ул үзе белән алып килгән һәм үз иленә, халкына бушлай тапшырган.
Хөкүмәт аңа Мәскәүдә остаханә бүлеп биргән һәм С.Д.Эрьзя анда эшләгән. 1954 елда үз эшләренең шәхси күргәзмәсен дә шунда оештыра. Бу елларда «Москвичка» (1953), «Студентка» (1954), «Портрет Шакен Ахметжановой» һ. б. портретлар иҗат итә.
1956 елда сынчы (скульптор) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Степан Дмитриевич Эрьзя 1959 елның 24 ноябрендә Мәскәүдә вафат була. Аны Саранскида җирлиләр.
Рәссамның исеме мәңгеләштерелә: 1960 елда Мордовия сынлы сәнгать музеена нигез салынган, Новороссийскидагы сәнгать мәктәбе, Мәскәү, Саранск һәм Ардатовтагы урамнар скульптор исемен йөртәләр. Эрьзяның тормышы һәм иҗаты документаль һәм нәфис әдәбиятта чагылыш тапты: (К.Г.Абрамов, В.А.Гадаев, В.Ф.Егоров һ. б. әсәрләрендә), музыкаль сәнгатьтә («Чародей» опереттасы - В.П.Беренков музыкасы, В.И.Есьман һәм К.А.Крикорян либреттолары; фортепиано музыкасында- Г.Г.Вдовин һәм симфоник музыкасында - Н.В.Кошелева, Е.В.Кузина, С.Я.Терханов). Эрьзя образы рәсем сәнгатендә торгызылды (В.Ф.Макаров, Е.А.Ноздрин, И.И.Сидельников, М.С.Шанин картинала-ры, графика буенча А.С.Алешкин, Н.Н.Жу-ков, А.И.Коровин, Н.С.Макушкин, В.А.Поп-ков эшләре,  скульптурада (С.Т.Конёнков, Г.М.Филатов, Н.М.Филатов). Скульпторның тормышына һәм иҗатына багышланган бик күп альбомнар дөнья күрде. Владимир Васильевич Райский һәм Юрий Әхтәм улы Шәйгарданов тарафыннан аның турында документаль фильмнар төшерелде. Эрьзяның тууына 125 ел тулуга компакт-диск (проект җитәкчесе - Наталья Ивановна Воронина) чыгарылды. Мордовиядә «Сынлы сәнгать өлкәсендә Степан Эрьзя исемендәге премия лауреаты» исеме гамәлгә куелды. Аның истәлегенә мемориаль такталар багышланган: Мәскәүдә, Саранскта һәм Ульяновскида. Сынчының туган авылында, Баевода С.Д.Эрьзя музей-йорты ачылды. Республикабызда 1996 елдан бирле С.Эрьзя укулары үткәрелә.
Мордовия Республикасының А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәсенең милли һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге С.Д.Эрьзяның юбелеена «Бер китап уку» онлайн-проектын багышлады. Бүлек хез-мәткәрләре Мордовиянең халык язучысы К.Г.Абрамовның «Степан Дмитриевич Эрьзя» исемле биографик очергын укыйлар.
Скульпторның эшләрен илебезнең төрле музейларында күрергә була. Степан Эрьзя әсәрләренең иң зур күргәзмәсе - 200 дән артык эш - аның исемен йөрткән Мордовия Республикасының Сынлы сәнгать музеенда.

Альфия МАЛАНЬЧЕВА, Мордовиянең А.С.Пушкин
исемендәге МК,
милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге баш китапханәчесе