Быел бу фестиваль-конкурс Мордовия-дә 25нче тапкыр үтәчәк. Үткән атнада фестиваль-конкурс регионыбыз районнары буйлап сәяхәт итә башлады. Һәрбер район мәдәни иҗат җимешләре белән үзенә билгеләнгән көндә таныштыра.  Аннары “иң-иңнәребез” республикабыз сәх-нәсендә ярышыр. Гала-концертта безнең хозурга регионыбыз мактанырлык номерлар белән очрашачакбыз. Шулай,  Темников районы Мәдәният йорты сәхнәсендә “Шумбрат, Мордовия” фестиваль-конкурсының беренче көнендә (2021 елның 12 ноябрендә) Аксел, Тархан авылларыннан “Йолдызлар” һәм “Сандугачлар” ансамбльләре милли җырларыбызны ишеттерделәр, татар туе еласын күрсәттеләр.
Ә 14 ноябрьдә Кадошкино районында “Шумбрат, Мордовия!”нең район туры үтте. Чарада рус, мукшы милли номерлары белән беррәттән татарларыбыз җырлары, биюләре район сәхнәсендә матур яң-гырады. Биредә Большие Поляныдан “Дуслык” ансамбле, Латышовкадан Донская Рушания Фәрит кызы иҗат җимешләре белән сәхнәне ямьләндерделәр.
Менә шулай регионыбыз буйлап “Шумбрат, Мордовия!” фестиваль-конкурсыбыз атлый башлады. Темников белән Кадошкино районнарында татарча матур номерлар белән чыгыш ясадылар; бүтән районнар чыгышын көтәбез.