Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ел саен – 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм исемнәре билгесез булган Совет һәм Россия сугышчыларының хәтерен, хәрби батырлыгын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Россиябезнең төрле почмакларында бу көнне билгеләп, төрле-төрле чара-лар үтте, шул исәптән Мордовиядә дә. Бар җәмгыятчелек белән бергә укучыларыбыз-укытучыларыбыз да, ис-тәлекләрне яңартып, укучыларда Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт, кырыс елларда Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган үз халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү, истәлекле дата турында белемнәрне формалаштыру максатыннан, «Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез» дигән чаралар көн тәртибендә булган. Мәсәлән, Темников районы Аксел урта мәктәбе обелисклары янында Хәтер дәресе үткәргәннәр. Укучылар һәм укытучылар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп Ватанны саклаган барлык билгесез солдатларны, бер минут тынлык белән искә алганнар. Безнең тыныч күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән, балалар һәм өлкәннәр һәлак булган авылдаш сугышчылары һәйкәленә кызыл канәфер-гвоздикалар салганнар.
Шулай ук Рузаевка районы Татар Пешлә авылында бу көн истәлекле үткән. Авыл администрациясе җитәкчесе Ринат Дәүлюк улы Шабаев, хезмәткәрләре белән бергә, хәбәрсез югалган авылдашларын искә алып, Бөек Ватан сугышында вафат булган авылдашлары һәйкәленә чәчәкләр салганнар. Мәктәпләрендә, Мәдәният  йортларында, китапханәләрендә бу көн ачык дәресләр, лекцияләр, тантаналы әдәби-музыкаль композицияләр һәм акцияләр үткәргәннәр.
Ләмберә районы-бызның шулай ук төрле почмакларында төрле чаралар үтте. Мәсәлән, Билгесез солдат көнен искә алып, Татар Тавла авылы администрациясе хезмәткәрләре, Татар Тавласы авылы төп мәктәбе укучылары, укытучылары белән бергә, митинг үткәргәннәр.
Ватанны саклаучы-ларның исемнәрен белмәсәк тә, безнең бурыч – аларны истә тоту һәм батырлыкларына киләчәк буында хөрмәт тәрбияләү.  Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!