Гомер-гомергә ноябрь аенда каз суя башлыйлар. Дөрес, ул чакта бу вакытларда инде әллә кайчан кар төшкән була иде. Хәер, хәзер салкын көннәрне көтеп торасы юк, һәр кешедә суыткыч, суйган казны куярга урын бар.
Тагы хәзер өмәләр дә юк диярлек, чөнки һәрбер кеше үзе генә дә бу эшне башкарып чыга. Ник чыкмаска диген: я үтүкләп, я кипятокка батырып бер минут эчендә каз мамыгын йолкып ташлыйлар. Дөрес, дөрес – ташлыйлар. Ник дип сорарсыз – каз мамыгыннан ясалган мендәрләр, ястыклар, түшәкләр хәзер не в моде. Барыбер, калды әле безнең каз мамыгыннан ясалган ястыкларда рәхәтләнеп йоклаучылар! Ноябрь ае кергәчтен, аз булса да, Мордовия авылларында да каз йолку өмәләре үткәрүчеләр булды. Мәсәлән, Ромодан районы Алтар авылында, Кадошкино районы Большие Поляны һәм башка күп кенә авылларыбызда. Әле декабрьдә каз йолку дәвам иттерелә. Әйтик, Ромодан районы Алтар авыл клубы хезмәткәрләре, милли елаларыбызны киләчәк буынга тапшыру максаты белән, регионыбызда киң колач алган «Шумбрат, Мордовия!» фестивалендә дә каз өмәсе күрненешен «Чишмә» ансамбле башкаруында зур сәхнәдән күрсәттеләр (фотода). Сүз уңаеннан, 25-26 ноябрьдә Татарстанның Мөслим районында II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Быел фестивальдә катнашырга 400 кеше гариза җибәргән. Киләсе елга да биредә үткәрергә карар кылганнар. Бу чара Россиядә үзен танытып Бөтендөнья күләменә чыгачак дигән фикерләр дә булган.
Күмәк эшләгән эш күңелле дә, тиз дә. Каз өмәсе дә шулай. Кичтән ягылган җылы мунчада хатын-кызлар, кара-каршы утырып, каз йонын йолкый. Элегрәк коры килеш йолкыганнар, аста калган йомшак мамыгыннан кияүгә китәчәк кызлар өчен мендәр ясаганнар. Хәзер, эшне җиңейләтер өчен, казның өстен юеш марля аша үтүклиләр, дидем. Ә кайнар суда пешекләп алганнар йонын һәркем үзенчә киптерә. Безнекеләр, юсаң рәте китә дип, сеткага салып, тышта җилләтеп торалар.
Элек һәр йортта берничә ана каз, ата каз асраганнар. Яз җитүгә, оя тутырып бәпкә чыгарганнар, бала-чага, әби-чәби шуны җыелышып саклаган. Хәзер инде йорт казлары асрау тарихка гына кереп калды дисәң дә була, чөнки инкубаторлардан сатып алу ел буе каз асрауга караганда җайлырак.
Каз итен күбрәк Яңа елны каршылыгында пешерәләр, кунак өстәлләренә чыгаралар, манты-бәлешләр пешер-гәндә кушып җибәрәләр. Авыл урамнарын, болын-елгаларны тутырып йөргән казларны, шундый өмәләрне күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Ризык өчен генә түгел, әнә шулай күрше-тирәне, туганнарны берләштерү чарасы булуы, гореф-гадәтләрне яңартуы белән дә кадерледер ул.

Наилә НАСЫРОВА